Яңалыклар

Тукай атналыгы: китап көне.

Тукай атналыгы: китап көне.

Бүген - халыкара китап һәм авторлык хокуклары көне. Тукай атналыгы кысаларында сезнең игътибарга яраткан шагыйребезнең «Китап» шигырен тәкъдим итәбез.  Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, — Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам; Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәткүче йолдызым; Сөйми  башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем; Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта, Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка; Ышанычым арта минем үз-үземә, Өмид берлән карый башлыйм булачакка.  

23.04.2020
ТАССРга 100 ел: «Моабит дәфтәрләре»

ТАССРга 100 ел: «Моабит дәфтәрләре»

1957 елның 22 апрелендә «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен шагыйрьләр арасында беренче тапкыр Муса Җәлил Ленин премиясе белән бүләкләнә. Безнең көннәргә кул учы кадәр зурлыктагы ике дәфтәр сакланып калган. Моабит циклында барлыгы 92 шигырь һәм ике өзек бар. Моабит төрмәсеннән совет тоткыны Габбәс Шәрипов алып чыккан беренче дәфтәрне Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ул исә 1946 елда Казанга кайтып, Җәлил һәм Алиш дәфтәрләрен Абдулла Алишның хатынына бирә. Нәтиҗәдә дәфтәрләр Татарстан язучылар берлеге рәисе Әхмәт Ерикәйгә килеп җитә. Тагын бер елдан Брюссельдагы совет консуллыгыннан икенче дәфтәр дә кайта. Моабит төрмәсеннән аны Андре Тиммерманс алып чыга. Шагыйрьнең соңгы үтенчен үтәп, шигырьләрне аның ватанына җибәрә. Беренче тапкыр шигырьләр 1953 елда баш мөхәррир Константин Симонов аркасында «Әдәби газета»да басыла. Ленин премиясе 1957 елда тапшырыла. «Моабит дәфтәрләре» 60тан артык телгә тәрҗемә ителгән.

22.04.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск