Яңалыклар

«Көмеш кыңгырау» тәкъдим итә: балалар белән уеннар!

«Көмеш кыңгырау» тәкъдим итә: балалар белән уеннар!

Менә бу уеннарны бәлки беләсездер дә. Искә төшереп алыйк әле.    «Көлке мичкәсе»    Дусларыгызның берсе нинди дә булса сүз уйлый. Икенче берәү сорау бирә. Сорауга уйлаган сүз белән җавап бирергә кирәк.  Мәсәлән:  – Син чанада таудан төшеп киләсең. Кинәт каршыңда зур гына нарат күреп алдың. Бөтен кеше ишетерлек итеп нәрсә дип кычкырачаксың?  – Помидор!    «Көлмәскә!»    Берегез авызына су каба, икенчегез аны төрлечә көлдерергә тырыша: мәзәкләр сөйли, маймыллана. Кем озаграк көлми тора – шул җиңүче!    «Габдулла»    «Син уртада, без кырыйда,  Әйләнәбез, Габдулла.  Син нишләсәң, ни кылансаң,  Шуны эшләргә була».  Уртадагы бала ни эшли, калганнар шуны кабатлый. Кабатлый алмаучыга җәза бирелә.    «Песием»    Бер бала икенчесенең кулын сыйпый: «Песием, песием... перес!» Перес дигәндә сыйпаудан туктап сугып ала. Теге бала тиз генә кулын тартып алырга тиеш.    «Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә».    Ак, кара, әйе, юк сүзләрен кулланмыйча, алып бирүченең сорауларына җавап бирергә.  «Очты, очты...»    Балалар түгәрәкләнеп баса. Алып баручы «Очты, очты, каргалара очты, очты, очты өстәлләр очты...» дип оча һәм очмый торган әйберләрне чиратлаштырып әйтә бара. Оча торган булса, кулны күтәрергә кирәк, очмый торган булса, күтәрмәскә. Ялгышкан бала уеннан чыга.                    Тагын да күбрәк уеннар белән сез «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы сайтында таныша аласыз.  chelny-rt.ru 

18.04.2020
«ШАЯН ТВ»да - субтитрлы тапшырулар!

«ШАЯН ТВ»да - субтитрлы тапшырулар!

2020 елның 1нче гыйнварыннан яңа канун буенча барлык телеканалларда да тапшыруларның 5% өлеше субтитрлар белән чыга башлады. «ШАЯН ТВ» да искәрмә түгел. Ел башыннан эфирга субтитрлаштырылган «Макс Грин һәм килмешәкләр», «Рэй һәм янгын сагы», «Дино төркеме» кебек мультсериаллар чыкты. Хәзерге вакытта «Минифорс Х» мультсериалы өстендә эш алып барыла. Безнең каналда татарчага тавышландырылган мультсериалларга һәм тапшыруларга русча субтитрлар кую белән плей-лист төзү буенча белгеч Алсу Гәрәева шөгыльләнә. Әлеге эшнең үзенчәлекләре турында Алсуның үзеннән сораштык. «Мультсериалларга субтитрлар кую җиңелрәк, чөнки әзер текст белән эшлисең. Шулай да текстны бераз эшкәртергә, геройларның татарча репликаларына туры китереп җайлаштырырга туры килә, чөнки тәрҗемә, редакцияләү вакытында текст бераз үзгәрә. Субтитрлар махсус программада куела. Герой әйткән реплика вакытының ахырын, башын билгеләп, текстны шул юллыкка саласың. Субтитрлар бер-бер артлы сузылып китә. Аларны артык озын ясамаска кирәк, чөнки тамашачы укып өлгермәскә мөмкин. Тапшыруларны субтитрлаштыруга килгәндә, монда бераз кыенрак, күп очракта әзер текст юк, аларны тәрҗемә итәргә, төзәтергә, гадиләштерергә кирәк була. Калган эш мультсериалларга субтитрлар куйганда кебек үк башкарыла. Субтитрлаштыру ишетмәүче һәм начар ишетүче балалар өчен эшләнелә», – диде. Шулай ук безнең каналга бәйле тагын бер ягын әйтергә кирәк. Татарча мультфильмнар караучы балалар аңлашылмаган урыннарын русча субтитрлардан карый ала.

17.04.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск