01.05.2020
Яз һәм хезмәт бәйрәме котлы булсын!
Барыгызны да 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз! Бу көн бөтен дөньядагы төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи, диләр. Сезгә дә эшегездә зур уңышлар телибез! Яз бәйрәме, кояшлы көннәр һәм табигатьнең яңарыш чоры барыбызга да күңел күтәренкелеге алып килсен!