Яңалыклар

Теленә гашыйк...

Теленә гашыйк...

Агентыбыз бигрәк шук. Ул кайларда гына булмады. Бер көнне ул барлык төбәкләрнең милли җанлы, татар теленә гашыйк булган укучылары белән күреште. Нинди регионнар дисеңме? Бармакларыңны бөгеп бара аласың: Әстерхан, Новосибирск, Сембер, Пенза, Свердлау, Самара, Курган, Сарытау, Ырынбург, Омск, Түбән Новгород, Киров, Төмән өлкәләре, Башкортстан, Чуашстан, Мордовия, Марий Эл, Удмуртия һәм Пермь өлкәсе. Алар белән ничек бер көнне күрешеп өлгергән дисеңме? Өлгерде инде, ул бит бик сәләтле. Агентыбыз үзенең яшерен кешеләре аша аларны бик тиз тапты. Агентыбыз: -          Миңа аларны 100дән артык дип әйттеләр. Бу дөресме? Телефонның икенче ягыннан: -          Әйе. Алар чынлап та шуның кадәр күп. Алар хәзерге вакытта матур шигырьләр, әсәрләр укып утыралар. Агентыбыз: -          Алар чынлап та татар телендә аралашалармы? Телефонның икенче ягыннан: -          Әлбәттә, алар үз регионнарында татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадыларында җиңеп килгәннәр. Агентыбыз: -          Аңлашылды. Мин хәзер булам! Әлеге сөйләшүдән соң бер минутта узмады, ә агентыбыз Казаныбыз кунаклары янында иде. Үзе генә түгел, ә «Уймак» тапшыруының алып баручысы Фирүзә белән. Алар бергә, «ШАЯН ТВ» коллективына ничек эләгеп, ничек тапшыруларга килеп булу турында һәм ничек безне үзләренең өйләрендә карап булу турында сөйләделәр.

30.01.2019
Шаянның чын исеме...

Шаянның чын исеме...

Эльдар – шук-шаян, кызыксынучан малай. Тормышта да шундый ук булып чыкты, телгә оста, күз иярми хәтта. – Телевидение дөньясы белән танышуы ничек башланды? Шаян: Телевидение дөньясы белән мин 6 яшемдә таныштым. Балалар бакчасына гына йөри идем әле, әти-әнием мине «Нур» театр студиясенә алып барды. «Нәни принц» әсәреннән өзек әзерләдек, мин король ролен башкардым. Шушы ролемнән соң ук миннән интервьюлар ала башладылар, ышанасызмы?  «Шаян-ТВ»га мин дә кастинг аша эләктем. Башта бик дулкынландым, борчылдым, мөһим чаралар алдыннан гел шулай дулкынланам инде. – Биредә эшләү ошыймы соң? Шаян: Миңа бик ошый. Безнең янга төрле фокусниклар, клоуннар килә, шунысы аеруча да ошый! Биредә бик күп яңа дуслар таптым. – Дәресләргә вакыт каламы соң? Шаян: Вакыт, теләк булганда, һәрнәрсәгә дә җитә. Мин театр студиясенә йөрүемне һаман да дәвам итәм. Менә быел да биредә дәресләрнең башланганын көтеп йөрим. Дәресләрдән буш вакытта текстлар өйрәнәм. Үзеңне камилләштерү өчен, һәрдаим эшләү кирәк бит. Йөргән таш шомара, диләр. – Сценарий текстларын ятлыйсы авырмы? Шаян: Аңлашылмаган сүзләр белән бераз кыенрак. Шуңа башта аларны аңлау кирәк, аннары эшләр җиңеләя. – Тиз ятлауның сез белгән берәр сере юкмы соң? Шаян: Миңа калса, күп текстлар өйрәнгән саен, хәтер яхшыра гына бара. Тиз ятлауның төп сере  – мөмкин кадәр күбрәк өйрәнүдә. – Кәеф булмаганда да кадрда ничек матур итеп төшәргә? Шаян: Берәр шәп әйбер турында уйларга кирәк. Мин үзем шулай итәм. Кайтканда, әни  яңа уенчык алачак дип яки режиссёрыбыз Резедә апа Хәсәнова бургер белән сыйлаячак дип. – Эфирда ялгышсаң нишләргә? Шаян: Иң мөһиме, режиссёрга карамаска. Аның усал карашына эләгүең ихтимал. Аннары, каушамыйча, текстны хәтердә яңартып, дөрес итеп кабатлыйсың. – Татар теленә сине кем өйрәтә? Шаян: Минем бөтен гаиләм бары татар телендә генә аралаша. Әти-әнием дә туган телне саклау яклы. Телне әйбәт белүем белән аларга рәхмәтлемен! – Зәңгәр экраннардан күреп, башкалар сине ничек кабул итте? Шаян: Миңа да мәктәптә,  кызлар килеп: «Шаян синме инде ул?» –диләр. Паркта, кибетләрдә дә таныйлар. – Ә үскәч, Шаян кем булачак? Шаян: Режиссёр яки актёр булачакмын. Илүзә Бикчәнтәева Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/

26.01.2019
«ШАЯН ТВ» агентына ау башлыйбыз

«ШАЯН ТВ» агентына ау башлыйбыз

Агент ул кем? Ул бик күп сәләткә ия булган кеше. Агент кемнеңдер боерыгын үтәп разведкага йөри. «ШАЯН ТВ»ның үз агенты барлыгын Сез инде беләсез. Бәлки аны күргәнсездер дә. Юк. Юк. Булмас. Ул бит күзгә күренмичә генә Сезнең янга килә. Менә мәсәлән ул бүген 34 нче мәктәптә булды. Тәнәфес вакытында, 4а сыйныфы куышлы уйнап йөргән вакытта, ул пәйдә булды. Укучылар аңлап та өлгермәделәр... Агентыбыз алар белән аралаша башлады. Ул бик тиз, ләкин төгәл итеп укучыларның сорауларына җавап бирде. Ул ничек яшрен генә пәйдә булса, шулай ук юкка да чыкты. Шаяннар, Сезгә бирем. Кем беренче булып безнең агент белән фотосүрәткә төшә һәм аны безгә pr@shayantv.ru га җибәрә. (Фотосүрәтнең селфи булуы шарт!) Без әлеге каһарманга барлык агентларда да була торган корал бүләк итәчәкбез! «ШАЯН ТВ»ның агентына ауны башлыйбыз... P.s. Әлеге бәйге турында дусларыңа да сөйлә. Бергә шаяру күңеллерәк!

25.01.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск