Яңалыклар

Яратасыз инде...

Яратасыз инде...

Сәлам, ШАЯНнар!!! Ә сез мультфильмнар карарга яратасызмы? Яратасыз инде, беләбез.. Ә син мультфильмнарның ничек барлыкка килгәнен беләсеңме? Әйдәгез тарих битләрен барлыйк. Мультфильмнар әле булмаган вакытта, балалар әкиятләр укыган һәм аннары алар буенча “шәүлә театры” куйганнар. Вакыт уза, яңа үзгәрешләр барлыкка килә һәм “шәүләләр” күләгәдән чыга. Аларның кыяфәтләре барлыкка килә, ә соңырак инде аларга “җан”да керә. Шулай итеп алар телевизор (шакмак) эченә кереп китәләр. Ә иң беренче мультфильм кайчан төшерелгән икән? Бу сорауга төгәл җавап юк, чөнки “иң беренче” исеме өчен 3 мультфильм көч сынаша. Ясалма мультипликацион мультфильмның туган көне 1877 елның 30 августына туры килсә дә, беренче “Лилипутлар циркы” диеп исемләнгән мультик бары тик 1898 елда гына чыга, ә мультиплекс анимацияле мультфильм 1908 елда ясала.   Аргентина режиссеры Квирино Кристиана мультфильмнар дөньясында яңа адым ясый. Ул 1917 елда “Апостол” диеп исемләнгән тулы метражлы мультфильм төшерә. Шуңа күрә кемнең беренче булып мультфильм төшергәнен әйтүе кыен. Ә сез «ШАЯН ТВ» каналында нинди мультфильм күрергә теләр идегез?

10.01.2019
Даниядә этләр җигеп йөриләр...

Даниядә этләр җигеп йөриләр...

Ерак юлларны үтәр өчен безгә машина һәм тимер канатлы кошлар ярдәмгә килә. Шаяннар, ә сез этләрне җигеп йөрү турында ишеткәнегез бар идеме? Булмаса, әйдәгез бергәләп әлеге һөнәр белән танышып китик.  Этләр кешеләрнең тугры дуслар рәтенә керәләр. Алар турында төрле мультик, кинолар төшерәләр. Мәсәлән, “Балто” мультфильмында җигелгән этләр 1000 чакрым юл үтеп, балаларга кирәкле дарулар алып кайталар. Галимнәр әйтүенчә, этләрне инде якынча 7800-8000 еллар элек үк җигә башлаганнар. Ә җигелгән этләр белән бергә  үткән иң озын юл 10 000 чакрымны тәшкил итә. Моны истә калдырырга кирәк.  Даниядә исә, эт җигеп йөрү гадәти сәнгать төренә керә. «Dansk Polarhunde» клубында, этләрне махсус әлеге һөнәргә өйрәтәләр.  Даниядә 2019 елның 1 гыйнварыннан эт җигү рәсми рәвештә транспорт төре дип игълан ителәчәк дип көтелә. Димәк, Дания халкы машина белән генә түгел, ә этләр җигеп, ерак юлларга чыга башлаячак, менә сиңа мә..

06.01.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск