Яңалыклар

Президентыбыз Шаянны бик яратты...

Президентыбыз Шаянны бик яратты...

 Безгә бәхеттән канатлар үсеп чыкты. Беләсеңме, ни өчен? Беренчедән, кичә, 12 ноябрь көнне, балалар өчен тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» каналы ачылды. Туган көнебез белән котларга иң көтелгән кунак - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм абый Миңнеханов үзе килде. Икенчедән, кызыклы сәхифәләргә бай shayantv.ru сайты үз эшен башлап җибәрде. Сайтыбызга кереп, син тапшыруларны туры эфир аша карый аласың. Өстәвенә, кызыклы уеннар уйнау мөмкинлеге дә бар. Видеокәрәзгә кереп исә мавыктыргыч мультфильмнар, тапшырулар карый аласың. Ә хәзер бергәләп туган көн мизгелләрен барлыйк. Шаян белән Биби президентыбызны бераз дулкынланып, әмма зур түземсезлек белән көтте. Ә менә зуррак алып баручылар өчен канал ачылу кебек тарихи вакыйгада катнашу икеләтә җаваплылык өстәде. Әлеге көн алар өчен зур, бик зур мөмкинлек ача. Рөстәм абыйны студия белән таныштырдык, кызыклы тәҗрибәләр ясап күрсәттек, җырлы батл оештырдык. Президентыбыз Шаянны бик яратты, аны үзенең инстаграмына да урнаштырды. Шаяннар барлыгы 10 805 лайк җыйды.  «ШАЯН ТВ» каналында сезнең өчен мавыктыргыч тапшырулар, кызыклы мультфильмнар һәм сериаллар күрсәтеләчәк. Шунысы сөендерә, бу канал тапшыруларында без үзебез дә катнаша алабыз.  «ШАЯН ТВ» каналына озын гомер телибез!

13.11.2018
«Татар кызы-2018» титулын Татарстан быел да алырмы?

«Татар кызы-2018» титулын Татарстан быел да алырмы?

Без «ШАЯН ТВ» ачылуга сөенеп йөргән арада, Казаныбыз барлык төбәкләрдән иң сөйкемле, иң сәләтле, татар гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт иткән, туган телен белгән татар кызларын бергә җыя.16 ноябрь көнне Татарстан тарихында беренче тапкыр «Татар кызы-2018» Халыкара гүзәллек бәйгесе узачак. Әзерлек эше кызу. Дистә көн дәвамында гүзәлкәйләр сәхнәдә үзен тотарга өйрәнәчәк, сәнгатьле сөйләм, вокал һәм хореография белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук татар кызлары өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы да әзерләнгән. Быел Татарстан данын Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова яклый. Гүзәл сүзләренә караганда, Татарстанның җиңәргә барлык шанслары да бар. Ышанабыз сиңа, Гүзәл! Кызларның һәрберсе белән сез «Яшьләр тукталышы» тапшыруының 11 ноябрь чыгарылышыннан таныша аласыз.

11.11.2018
Синнән яңалыклар көтәбез

Синнән яңалыклар көтәбез

Алисә 5 нче сыйныфта укый. Ул бик актив кыз. Алисә яхшы билгеләргә генә укый, волейбол уйнарга ярата, рәсем һәм чигү түгәрәкләренә йөри, шигырьләр иҗат итә. Бүген ул укыган мәктәпкә фокуслар күрсәтүче абый килеп, укучыларга төрле могҗизалар күрсәткән. Алисә өй эшләрен әзерләп бетергәч, гап-гади кәгазьдән тере чәчәкләр ясаучы фокусчы абый турында безгә язып җибәрде. Әле алай гына да түгел, өстәвенә, ул безгә матур фотосурәтләр дә юллаган. Син дә Алисә кебек үк, мәктәбегездә булган яңалыкларны, үзең язган шигырь яисә әкиятләрне, безгә җибәрә аласың. Ә без синең язмаңны башка шаян дусларыбыз да күрсен өчен «Яңалыклар» бүлегенә беркетербез. Килештекме? Без синнән кызыклы язмалар көтәбез... Язмаларыңны безнең электрон почтага юллый аласың [email protected] яки шушы сылтама буенча узып форманы тутыр

10.11.2018
«ШАЯН»нар «5»ле алды!

«ШАЯН»нар «5»ле алды!

24 нче октябрь көнне «ШАЯН ТВ» телеканалы ачык дәрес үткәрде. Дәрестә «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, Россия мәгариф отличнигы Рәйсә Фәттах кызы Садриева, педагогика фәннәре кандидаты, Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казандагы филиалы ректоры Ильяс Рәхимҗан улы Сәләхов, А.Алиш исемендәге 20 гимназия директоры Рәхимә Минвәли кызы Арсланова, «Бала-Сити» халыкара Кембридж мәктәбе укытучысы Гөлфия Илнур кызы Габдуллаҗанова, Казан шәһәрендәге 167 мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Илдус кызы Гыйбадуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының әйдәп баручы референты Алия Рәҗәп кызы Басыйрова катнашты. Мөгаллимнәр тиздән «ШАЯН ТВ» телеканалында эфирга чыгачак тапшыруларга үз билгеләрен куйды. «Бала-Сити» халыкара Кембридж мәктәбе укытучысы Гөлфия Илнур кызы Габдуллаҗанова алып баручы балаларга күбрәк сүз басымына, авазларга игътибар итүләрен сорады.« «ШАЯН ТВ» балаларга һәрьяктан үрнәк булырга тиеш. Алып баручыларга карап, экран артында утыручылар матур сөйләргә омтылырга тиеш!» - диде ул. Россия мәгариф отличнигы Рәйсә Фәттах кызы Садриева исә «ШАЯН ТВ»телеканалының туган телебезне саклауда чиксез зур роль уйнавын искәртте. «ШАЯН»нар исә “5” ле алды.

24.10.2018
Главная Программа Видео Шортс Поиск