Яңалыклар

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Дуслар, белгәнебезчә, 6 сентябрьдә китап уку көне булып узды! «Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре», - дип язып калдырган танылган язучы, энциклопедист галим Каюм Насыйри. Бүген исә китап укучылар өчен берничә киңәш белән бүлешербез! * Укып туктаган урыныңа карандаш белән билге ясама, кәгазь яки махсус китап кыстыргычы белән билгеләп куй. * Китапның битләрен ачканда бармакны төкерекләп ачма. * Китапның битләре ертылса, аны ябыштырып куй. Үзең булдыра алмаган очракта, өлкәннәрдән ярдәм сора. * Ашаганда китап укыма, пычратасың. * Укыганда китапны каерып тотма, китап битенең почмакларын бөкләмә. * Китапны кояшка куйма: тышлыгы сынар һәм битләре саргаер. * Китапханәдә китап сайлаганда шүрлекләрдә китапның торышын бозма. * Китапларның шүрлектәге урынын бозу белән син иптәшләреңә китап сайларга комачаулыйсың. * Китапны карар өчен алганнан соң урынына куй. * Китапханәдән алган китапларны вакытында тапшыр, аны иптәшләрең дә көтә.  

07.09.2022
Күзсез балык нинди була?

Күзсез балык нинди була?

Су асты - гаҗәеп могҗизалы дөнья. Нинди генә хайваннар, балыклар яшәми анда! Төрледән-төрле суүсемнәр үсә. Бүген сезне нәкъ тә менә балыклар турында ШАЯН фактлар белән таныштырырбыз! * Җир йөзендә иң зур хайван - кит. Аның озынлыгы - 33 метр, авырлыгы 10 - 120 тоннага кадәр җитә. Кит, күбесенчә, вак кыслалар белән туклана. Аларны көненә 3-5 тонна ашарга сәләтле. Кайбер китлар балык та ярата. * Astyanax mexicanus - күзсез балык. Күзләр урынына аның көннең вакытын билгеләргә ярдәм итүче биологик сәгате бар. Ләкин әлеге балыкның тәүлеклек циклы кешеләрнеке кебек 24 сәгатькә түгел, ә үзенең уникаль 47 сәгатенә исәпләнгән. * Дельфиннар билгеле бер тавыш сигналлары аша аралаша ала. Борчылган вакытта алар чәрелдәгән кебек сигнал җибәрәләр. Кайвакыт сузып, моңлы итеп тавыш бирәләр. Ә кайчак эт өргән кебек аваз да чыгарырга сәләтлеләр. * Балыкларда ян сызыгы дип аталган сизү органы бар. Ул саңаклардан алып койрыкка кадәр сузылган. Аның ярдәмендә балыклар хәрәкәтләрне, судагы вибрацияләрне тоя. Нәкъ менә шул сызык зур өерләрдәге балыкларга синхрон рәвештә хәрәкәт итәргә булыша. * Кайбер балыкларда (акула, скат) тагын бер тою органы бар. Алар суда яши торган башка җан ияләренең электр кырларын тоярга сәләтле. Шул рәвешле, ерткычлар корбаннарын яшеренгән урыннарыннан эзләп таба. * Балык саңаклары ярдәмендә сулый. Ул суда эретелгән кислородны сулыш алу өчен куллана. * Балык майлары еш кына помада ясау өчен кулланыла. * Балыкның яшен тәңкәләрендәге боҗраларның үсеше буенча билгеләргә мөмкин. Балыкның тәңкәсе яңадан үсми, ул гомер буе балык үскәндә зурая бара.        

06.09.2022
Көз нинди булыр?

Көз нинди булыр?

Сентябрь-көзнең беренче ае. Бу чорда искиткеч вакыт - әбиләр чуагы була, һавада үрмәкүчләр оча, һава торышы искиткеч җылы һәм кояшлы саклана. «Сентябрь җәйне озата, алтын көзне каршылый», - диләр халыкта. Әлеге айда агачлар әкренлап төсләрен сарыга үзгәртә башлыйлар. Көннәр кыскара һәм суыта, күчмә кошлар җылы якларга җыена башлый. Бүген тәкъдим итәчәк сынамышлар исә алдагы көз һәм кышның нинди булуын фаразларга ярдәм итәр! * Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр. * Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә. * Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә. * Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер. * Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир суык кыш көтә. * Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар көтелә. * Көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса - соң килер. * Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар; астан йөрсә - кыш озын булыр. * Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр. * Кошлар җылы якка бик иртә очып китсәләр, кыш иртә килер һәм суык булыр.    

02.09.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск