Яңалыклар

18нче гимназиянең яңа уку корпусы ачылды!

18нче гимназиянең яңа уку корпусы ачылды!

Бүген Казанның 18нче гимназиясендә яңа уку корпусы ачылды, анда татар телендә укытачаклар. Ул 300 укучыга исәпләнгән. Зур ашханә, спорт һәм актлар залы булган заманча мәктәп «Галәм» дип атала. 10,7 мең кв. метр мәйданлы яңа корпуста урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр узачак. Идеянең нигезенә модернизацияләнгән татар мотивлары салынган, алар мозаика системасына кертелгән. Актлар залында исә тамашачылар өчен балкон һәм яңа спорт залы булдырылган. Шулай ук якты атриум белән заманча ял итү зонасы да урнашкан. Гимназиядә укучыларны һәм укытучыларны лаеклы каршы алу өчен бөтен уңайлыклар да бар. Бәйрәм тантанасына балаларны котларга «ШАЯН ТВ» каналы да килде. Персонажларыбыз Шаян белән Биби нәни дусларыбызны каршы алдылар, сәламләделәр, төрле кызыклы интерактивлар үткәрделәр. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре Кәрим Галиев һәм Әминә Әхмәтҗанова «Мин татарча сөйләшәм» җыры белән сөендерделәр.    

01.09.2022
Җәйнең соңгы көне белән!

Җәйнең соңгы көне белән!

ҖӘЙНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ БЕЛӘН, ДУСЛАР! Әй, сузасы иде, озынайтасы иде шушы җәйләрне. Кышлар буе тилмереп көтәсең дә, ә ул күз ачып йомган арада үтә дә китә. Иртәгәдән без яңа ел фасылына – алтын көзгә аяк басачакбыз. Тик бу әле һич кенә дә күңелсезләнер өчен сәбәп түгел! Алда безне әбиләр чуагы, җәйнең дәвамы булып торучы – алтын яфраклы, гаҗәеп төсле көннәр көтә! Бүген исә җәйге ялларга йомгак ясарга, хис-кичерешләрне барларга, алдагы көннәргә планнар корырга – менә дигән вакыт! Шуңа күрә җәйнең соңгы көненең кадерен белеп, яңа көчләр туплап, мәктәпкә барырга, яңа белемнәр тупларга әзерләник! Августның соңгы көннәре, Хушлашабыз җәй белән, Үтте китте, сизмәдек тә, Быелгы эссе көннәр.   Җәй һәм көзне тоташтыра Август ае күпердәй, Көндез эссе, ә төннәрен Салкынча була, көздәй.   Мәшәкатьле, тәмле ай ул, Җиләк-җимеш өлгерә, Озыная төннәре дә, Табигатькә көз килә!   Озатабыз инде җәйне, Инде көз дә башлана, Белем көне килеп җитә, Мәктәпләрдә тантана!             Фәймә Зәйнуллина  

31.08.2022
IX Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы

IX Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы

Казанда IX Милли һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары форумы старт алды. Чарага Россиянең 30 төбәгеннән 300дән артык делегат җыелды. 28-30 август көннәрендә кунакларны экскурсияләр, утырышлар, журналистлык осталыгы буенча семинарлар һәм Татарстан Республикасы бәйрәмендә катнашу көтә. Бүген исә Иннополиста форумның төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә багышланган пленар утырышы узды. Анда Россиянең төрле субъектларыннан төбәк, өлкә һәм район басмалары, телерадиокомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре, шулай ук Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты, «Этникара журналистика гильдиясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы, Россия Иҗтимагый палатасы комиссиясе вәкилләре катнашты. Милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында җитди сөйләшүләр булды. Катнашучылар Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә чыгучы матбугат чаралары проблемаларын хәл итәргә тырышты. Чараның оештыручысы - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. Әлеге форумда «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналыбызның алып баручылары, иң сәләтле балаларыбыз мөхтәрәм кунакларны сәламләделәр, каршы алдылар. «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге, берсеннән-берсе яңа проектлары белән таныштырдылар. Курчакларыбыз Шаян, Мияу, Биби, Маэмай белән күңелле фотога төшү оештырылды. Очрашу җылы атмосферада, бик продуктив узды.

29.08.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск