Яңалыклар

Грандиоз «Сәйлән» фестиваленең ДҮРТЕНЧЕ сезонын төшерү старт алды!

Грандиоз «Сәйлән» фестиваленең ДҮРТЕНЧЕ сезонын төшерү старт алды!

9 сентябрьдә «ШАЯН ТВ» каналында иң грандиоз, масштаблы проектларның берсе «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестивале проектының ДҮРТЕНЧЕ сезонын төшерү старт алды! Ел саен фестиваль меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача! Алар зур сәхнәдә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, республикабызда үткәрелгән иң мөһим чараларда катнаша. Бер генә мәдәни тамаша да алар катнашыннан башка үтми. Сәләтле яшь йолдызчыклар өчен бу зур тәҗрибә һәм киләчәктә илһамланып иҗат итү өчен этәргеч булып тора. Фестиваль татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлый; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыра, татар җырлары аша балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыруга зур өлеш кертә, яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә. Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Катнашучылар Россиянең төрле почмакларыннан. Шулар арасында Арча, Биектау, Яшел Үзән, Балтач, Мамадыш, Апас, Саба, Чистай, Әтнә, шулай ук Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары да бар. Меңләгән гариза арасыннан профессиональ жюри 16 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Аларны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин булыр иде, ләкин алар өчен әле барысы да башлана гына! Алда кабат сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм зур телевизион сәхнәдә онытылмаслык мизгелләр көтә! Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны мәртәбәле жюри бәяләячәк. Алар составында танылган артистлар, композиторлар, педагоглар, шагыйрьләр, продюсерлар урын алды. Жюри башкару осталыгына, тавышның сыйфаты, тембр, сәнгатьчәлек, башкаручыларга репертуарның туры килүенә игътибар итәчәк. Финалга исә 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашачак! Аларның кемнәр икәнен октябрь аенда «ШАЯН ТВ» каналында күрерсез. Сез яраткан җырлар, гаҗәеп сәләтле катнашучылар! Бик тиздән зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата һәм кушылып җырлый алачаксыз! Фестивальнең төшерү процесыннан кабатланмас якты мизгелләрне бүген 20:30 сәгатьтә, «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Татарстан хәбәрләре» тапшыруының кичке чыгарылышында карагыз!                        

09.09.2022
Нәни дусларыбызга грамоталылыкны арттыру өчен киңәшләр!

Нәни дусларыбызга грамоталылыкны арттыру өчен киңәшләр!

Грамоталылык – дөрес итеп уку һәм сөйләү, шулай ук хатасыз язу дигән сүз. Бу сәләтне башкалары кебек үк үстерергә һәм моңа өйрәнергә мөмкин. Сәбәбе дә юк түгел, чөнки бүген - грамоталылык көне! Бүген сезне грамоталылыкны арттыруның берничә юлы белән таныштырырбыз. * Мөстәкыйль уку. Грамоталы язу өчен кайбер кагыйдәләрне белү генә җитми, ә укырга да кирәк. * Диктант язу. Бу – грамоталылыкны арттыруның иң мөһим ысулы булып тора. * Кычкырып уку. Һәр авазны кычкырып әйтү грамоталылыкны арттыра. * Күчереп язу. Текстны укы, анда очраган авыр язылыш очракларын исеңдә калдыр. Аларга караган дөрес язылыш кагыйдәләрен билгелә һәм исеңдә калганча яз. Соңыннан дөреслеген тикшер. * Кроссвордлар чишү һәм өстәл уеннары уйнау. Әлеге интерактив уеннар грамоталылыкны арттырырга булыша. * Сүзлекләр куллану. Орфографик сүзлек һәр йортта булырга тиеш. Моннан тыш, үзең өчен махсус сүзлек булдыру да зур ярдәмлек ролен үти. Анда сез үзегез өчен язуда кыенлыклар тудырган сүзләрне язып бара аласыз. * Грамоталы кешеләр белән аралашу. Нәкъ менә әйләнә-тирәдәгеләрнең сөйләменә карап, тыңлап, алардан үрнәк алып, үзең дә грамоталы булырсың.  

08.09.2022
«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Дуслар, белгәнебезчә, 6 сентябрьдә китап уку көне булып узды! «Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре», - дип язып калдырган танылган язучы, энциклопедист галим Каюм Насыйри. Бүген исә китап укучылар өчен берничә киңәш белән бүлешербез! * Укып туктаган урыныңа карандаш белән билге ясама, кәгазь яки махсус китап кыстыргычы белән билгеләп куй. * Китапның битләрен ачканда бармакны төкерекләп ачма. * Китапның битләре ертылса, аны ябыштырып куй. Үзең булдыра алмаган очракта, өлкәннәрдән ярдәм сора. * Ашаганда китап укыма, пычратасың. * Укыганда китапны каерып тотма, китап битенең почмакларын бөкләмә. * Китапны кояшка куйма: тышлыгы сынар һәм битләре саргаер. * Китапханәдә китап сайлаганда шүрлекләрдә китапның торышын бозма. * Китапларның шүрлектәге урынын бозу белән син иптәшләреңә китап сайларга комачаулыйсың. * Китапны карар өчен алганнан соң урынына куй. * Китапханәдән алган китапларны вакытында тапшыр, аны иптәшләрең дә көтә.  

07.09.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск