Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» Чаллыда кунакта!

«ШАЯН ТВ» Чаллыда кунакта!

20 декабрь көнне без, «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре, Яр Чаллы шәһәрендә булдык. Безнең һәр очрашу онытылмаслык булып уза. Бүгенгесе дә искәрмә түгел. Иртәбез «Күңел» радиосының «Күңелле иртә» тапшыруында башланды. Радиотыңлаучыларны «ШАЯН тәҗрибәләр» тапшыруын алып баручы «ПРОФ-И» Илназ Сибгатуллин белән каналыбызның PR-бүлеге белгече Руслан Хафизов сәламләде. Алар канал эшчәнлеге белән дә таныштырды, телевидение серләрен чиште. Чаллының 54 номерлы мәктәбе укучылары, укытучылар да зурлап каршы алды безне. «Моңлы курай» ансамбле татар көйләренә бик матур поппури белән сөендерде. Укучылар әзерләгән шигырьләрне дә тыңлап хозурландык. Безнең өчен, әлбәттә, иң куанычлысы: «ШАЯН ТВ» каналын укучылар ярата. Бүген дә рәхәтләнеп аралашып, танышып, төп героебыз Шаян белән истәеккә бик күп фотолар ясап кайттык. Рәхмәт, Яр Чаллы. Дуслык күперенең нык булачагына ышанабыз!

20.12.2019
Кыш көне яңгыр яуса...

Кыш көне яңгыр яуса...

Дуслар, сез сынамышларга ышанасызмы? Безнең «Кичке әкиятләр» тапшыруын алып баручы Мәрьям ышана. Күзәтеп тә бара икән әле. Кызык өчен генә булса да, Мәрьям әйткән сынамышларны сез дә тикшереп карагыз. Табигать – ул китап кебек. Анда бик күп серләр яшеренгән! Ышанмыйсызмы? Алайса үзегез күзәтеп карагыз әле! ·        Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр. ·        Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр. ·        Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр. ·        Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр. ·        Тычкан һәм Елан елларында бал күп булыр. ·        Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә. ·        Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була. Ничек кенә булмасын, кыш көне үтәләсе максатлар турында онытмагыз! Күп итеп кар яусын, дип телик. Рәхәтләнеп дуслар белән карда аунап уйныйсы, чаңгы-чанада шуасы, Кар бабай ясыйсы килә! Һәр көнегезне күңелле уздырыгыз, дуслар!

19.12.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск