Яңалыклар

Могҗизага тиң бәйрәм

Могҗизага тиң бәйрәм

10 декабрьдә Казанда “Ярдэм” фонды чатырында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия мәҗлесе узды. Аны инвалидлар декадасы кысаларында уздырдылар. Инвалид көне – ул мөмкинлекләре чикләнгән барлык кешеләр турында искә төшерергә кирәк булган көн. Әмма без арабызда андый кешеләр булуын һәрвакыт истә тотарга һәм аларның гадәти тормыш белән яшәргә хаклы икәннәрен аңларга тиеш. Хәзерге инвалидларга ярдәм итәргә әзер кешеләрнең күп булуы сөендерә. Медиа РТС реклама компаниясеннән, үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен кием кибетеннән битараф булмаган кешеләр ярдәмендә, "Ярдэм" хәйрия фонды тарафыннан могҗизага тиң чара оештырылды. Һәм әлбәттә, “ШАЯН ТВ” каналы мондый чараларда актив катнаша. Безнең төп геройларыбыз Шаян белән мәче Мияуны күргәч, балаларның шатлыклары эченә сыймады. Нәни дусларыбыз өчен шулай ук фәнни шоу-программа, театральләштерелгән тамаша да оештырылды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп, балаларга бүләкләр тапшырды. Сабыйларның һәр мизгелгә эчкерсез сөенүе бәйрәмнең, чынлап та, гаҗәеп булуын дәлилләде. Бу көн аларның күңелләрендә матур истәлек булып әле озак сакланыр.  

10.12.2019
«ШАЯН ТВ» җиңү яулады!

«ШАЯН ТВ» җиңү яулады!

6-8 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. Әлеге чарага башкалабызга Россиянең 20 төбәгеннән журналистиканың төрле өлкәләрендә көч куючы 50гә якын вәкил килде. “ШАЯН ТВ” каналы журналистлары да “Россия регионнарында татар журналистикасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә һәм "Татмедиа" агентлыгы белән берләктә оештырылган «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Иң куанычлысы: каналыбыз бу бәйгедә дә зур җиңүгә иреште: «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җинде. Шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Татарлар» тапшыруы редакциясе «Милли проблемаларга багышланган иң яхшы аналитик эшләр циклы» номинациясендә җиңүче дип табылды.

08.12.2019
Студиябезгә кунаклар килде

Студиябезгә кунаклар килде

6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында «ШАЯН ТВ» каналына Казан шәһәренең 7 номерлы сәламәтлекләре чикле балалар укый торган мәктәбеннән укучылар килде.  1959 елда нигез салынган мәктәп – Татарстанда бу юнәлештә эшли торган бердәнбер уку йорты. Биредә сөйләмендә кимчелекләре булган балалар укый.  Мәктәпнең максаты – сәламәтлек мөмкинлеге чикле балаларга урта белемне биреп, социаль адаптациядә ярдәм итү. 10 ел уку дәверендә укучылар төп белем стандартын үзләштереп, дәүләт аттестаты алып чыга.  Студиябездә бу мәктәп укучыларын бик сөенеп кабул иттек. Экскурсия барышында һәр җөмләне игътибар белән тыңладылар, канал эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларны студиядәге локацияләр, ут куелышы, камералар кызыксындырды. Дубляж студиясендә дә эшнең иң кызган чагына туры килдек. Анда мультфильм тавышландыруны күреп сөенде балалар. Дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина укучыларның сорауларына җавап бирде. Мәктәптә белем бирү рус телендә алып барылса да, укучыларның татар балалар каналы эшчәнлеге белән танышырга теләк белдерүләре куанычлы.

06.12.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск