Яңалыклар

21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне

21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне

21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне. Моннан 100 еллар элек кешеләрнең телевидениесез яшәвен күз алдына да китереп булмый. Без бөтен яңалыкны аннан алабыз, телевизор карап ял да итәбез, күңел дә ачабыз. Телевидение дөньясында чикләр юк, ул безне берләштерә! Көн саен заман таләпләре арта тора, интернет тормышыбызга ныграк үтеп керә, әмма телевидение барыбер үз әһәмиятен югалтмый! Хәзер нинди генә телеканаллар, тапшырулар юк! Шулар рәтендә беренче татар телендә тәүлек буе эшли торган балалар каналы “ШАЯН ТВ” да булу – безнең һәммәбез өчен зур шатлык! Телевидение күгендә Балкый яңа шаян йолдыз. Үзең белән бергә тагын Нәни йолдызларны кабыз!   Туган тел сагында "ШАЯН ТВ" – Балаларның берләшү мәйданы. Безнең белән үссен "ШАЯН ТВ", Дөньяга таралсын даны! Барыгызны да уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз, дуслар!

21.11.2019
Гыйльметдинов Илдар Ирек улы котлый

Гыйльметдинов Илдар Ирек улы котлый

«ШАЯН ТВ» каналына 1 ел! Хөрмәтле дуслар, кадерле «ШАЯН»лылар! Сезне ихлас күңелемнән шушы матур бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сез ныклы адымнар белән алга барасыз, нәни тамашачыларның күңелен яулап алуда зур эшләр башкарасыз. Сезнең экраннардан махсус проектлар, телевизион уен-шоулар һәм викториналар, татар халкыбызның күренекле шәхесләре, тарихы, фәнни-популяр, дөньякүләм танылган иң яхшы тапшырулар белән танышырга була, ә иң әһәмиятлесе: тәүлек әйләнәсе татар телендә тыңларга, татар телен өйрәнергә була. Балалар белән беррәтән, бөтен гаилә өчен кызыклы канал, дип саныйм. Сезгә киләчәктә тамашачылар арасында популярлыкны яулап алуда яңа казанышлар, барлык планнарыгызның тормышка ашуын, милли мәдәниятебезне яктырткан яңа проектлар, эшегездә күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар телим. Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов

18.11.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск