Яңалыклар

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен тәкъдим итә. Премиаль фонд 1000 000 сум. Шул уңайдан, «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды. «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесе татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнә: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Очрашу кысаларында әлеге бәйгенең әһәмияте, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итүе, татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше кебек мәсьәләләр күтәрелде. Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова быел «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә телевизион проект буларак нинди яңалыклар керүен, аның татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерүдә нинди роль уйнавы хакында фикерләре белән уртаклашты: «ТАТАР СҮЗЕ» – ул бренд. Анда катнашу – зур дәрәҗә. Быел әлеге бәйге телевизион проект статусын алгач, ул киңрәк аудиториягә күрсәтеләчәк. Безнең максатыбыз – татар сүзен зур мәйданга чыгару. «ШАЯН ТВ» каналы да үсеп килүче буынны туган телнең тәмен белергә, татар телен үстерергә, әдәби мирасыбызны барларга һәм киләчәктә үз юлын табарга өнди, шул рухта тәрбияли. Яңа телевизион кадрлар, нәфис сүз осталары әзерләүдә «ШАЯН ТВ»ның роле зур. Быел бәйгенең безгә тапшырылуы – ул безнең өчен зур бүләк. Һәр кеше татар сүзен яхшы, үтемле итеп әйтә белергә тиеш». «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин сүзнең мәгънәсе, бүгенге көндә нәфис сүз башкаручыларның аз булуы, ә бу бәйгенең шушы кытлыкны бераз булса да тутыруы һәм талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына үсеш баскычы булып торуы хакында сөйләде. «Сүзнең аның, әлбәттә, бик тирән мәгънәсе бар. Ул сакраль феномен дип тә әйтергә була. Сүз ул бик зур көчкә ия. Аның белән рәнҗетергә була, юатырга була. «ТАТАР СҮЗЕ»нең дә мәгънәсе шунда. Без үзебезнең туган ана телебезне татар сүзе аша сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Әгәр дә шигырь аша, җырлар аша татар теле яңгырый икән, димәк, без яшибез дигән сүз!»,- дип үз фикерен белдерде ул. Кунаклар арасында К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Ирек Галимулла улы Хафизов, «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Рәшит кызы Әдиятуллина да бар иде. Алар конкурсның таләпләре белән якыннанрак таныштырды. «Бәяләүгә килгәндә, иң төп критерий – үзеңнең сүзеңне җиренә җиткереп әйтә белү, аның бөтен мәгънәсен аңлап, татар сүзенең аһаңен ирештерә алу. Татар әдәбияты – ул бик киң, диңгез кебек. Эзләнсеннәр, чумсыннар, йөзсеннәр»,- дип пресс-конференциягә йомгак ясады танылган артист Ирек Хафизов. Очрашу чын дустанә атмосферада үтте, ә, иң мөһиме, ул бик нәтиҗәле булды! Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.

18.08.2022
«ШАЯН Тиззарядка»га чакырабыз!

«ШАЯН Тиззарядка»га чакырабыз!

19 август 17.00дә «Калейдоскоп» балалар паркында (Гарифҗанов урамы, 2/1) «ШАЯН Тиззарядка» узачак. Чараны Казан Мэриясе «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә уздыра. Әлеге мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы. Сезне «ШАЯН ТВ» алып баручыларыннан саф һавада кызыклы күнегүләр, флешмоблар, каналыбызның төп геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү, «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләр, җанлы аралашу көтә. Җәй тәмамлануга да санаулы мизгелләр генә калып бара. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Яраткан каналыгыз белән бергә тиззарядка ясарга килегез! «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», - дип, юкка гына әйтмиләр. Бетмәс дәрт, көч-куәт, яхшы кәеф, энергия аласыгыз килсә, безгә кушылыгыз! Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр! Чарага җыелу вакыты: 16.30, бәйрәмнең төп өлеше 17.00дә башлана.    

17.08.2022
Укытучыларның Республикакүләм форумы

Укытучыларның Республикакүләм форумы

Бүген, 16 августта, «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында мәгариф хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» Республикакүләм форумы узды. Форумда татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чара кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, татар телен, мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен санлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, методик мастерскойлар оештырылды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты фәнни хезмәткәрләре, тәҗрибәле укытучылар чыгыш ясады. Көннең икенче яртысында исә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узды. Әлеге форумда «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Кунакларны мәгариф өлкәсенә караган проектлары белән таныштырды. «ШАЯН Әлифба» проекты мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен дә зур ярдәмлек ролен үти, кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып тора. Аны инде укытучылар актив рәвештә кулланалар. Проект белән shayantv.ru сайтында танышырга була.            

16.08.2022
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: балалар өчен – «ШАЯН Тиззарядка»

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: балалар өчен – «ШАЯН Тиззарядка»

19 август, 17.00 сәгатьтә «Калейдоскоп» балалар паркында (Р. Зорге урамы) «ШАЯН Тиззарядка» узачак. Чараны Казан Мэриясе «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә уздыра. Әлеге акция – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы. Сезне яраткан алып баручыларыгыздан саф һавада күңелле күнегүләр, актив флешмоблар, каналыбызның төп геройлары Шаян һәм Мияу белән фотога төшү, «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләр, җанлы аралашу көтә. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Яхшы кәеф, энергия аласыгыз килсә, безгә кушылыгыз! Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре Казанда 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып китте. Узган ел аның дәвамында 14 дәрес узды. Быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс буенча мастер-класслар үтте. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Чарага җыелу вакыты: 16.30, бәйрәмнең төп өлеше 17.00дә башлана.

15.08.2022
«Эра талантов» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә!

«Эра талантов» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә!

Дуслар, «Эра талантов» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Нибары ярты ай вакыт калып бара! Катнашырга ашыгыгыз! Әлеге Халыкара конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең халык җырларын башкару фестивале булып тора. Ул 2 турда уза һәм бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән халык җырлары жанрында эшләүче иҗат коллективларын үзенә туплый. Беренче тур кысаларында мәртәбәле жюри видеоязмалар буенча 60 коллективны икенче турга сайлап алачак. Әлеге катнашучылар 2022 елның 11 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар кысаларында Казанда узачак фестивальнең финалына чакырылачак. Фестиваль түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: халык җыры, фольклор, халык стилизациясе, вокаль-инструменталь ансамбле (халык уен кораллары), халык җырына видеоклип. Бәйгедә катнашу түләүсез. 1 турда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 сентябренә кадәр сайтта бирергә мөмкин. Фестивальнең нигезләмәсе һәм тулырак мәгълүмат белән eratalantov.ru сайтында танышырга була. Барлык милләтләрне берләштерүче мондый зур чарадан сез дә читтә калмагыз!

12.08.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск