Яңалыклар

«Туган тел фест – 2022»

«Туган тел фест – 2022»

Бүген «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның икенче «Туган тел фест – 2022» Республикакүләм фестивале узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Очрашу барышында дәресләрдә  татар мохитен булдыру, укытуның нәтиҗәлелеген арттыру, балаларда  татарча  аралашу телəге тусын  өчен,  дәресне ничек алып барырга кирәклеге кебек мәсьәләләр күтәрелде. Тәҗрибәле белгечләрдән мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Туган телне укытуның төрле методикаларын өйрәнү барышында укытучыларны үзенең татар телендәге белем бирү проектлары белән таныштырды. Күргәзмәдә педагогларга кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып торучы «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын, «Сәйлән» телевизион җыр фестивале альбомын һәм «ШАЯН Әлифба» интерактив проектларын тәкъдим итте. Шулай итеп, фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләре өчен тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру мәйданчыгына әверелде.  

24.08.2022
«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе дәвам итә!

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе дәвам итә!

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе дәвам итә. Әлеге бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Конкурсның премиаль фонды шактый гына саллы - 1000 000 сум. Татар җәмәгатьчелеген рухландырган әлеге бәйге республикабызда өченче ел үткәрелеп килә. Аның киң колачлы булуын билгеләп узасы килә. Чара дөньяның барлык тарафларына сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты. Узган ел конкурска 4 меңгә якын гариза килде. Россиянең барлык төбәкләреннән тыш, конкурска эшләрен җибәрүчеләр арасында Италия, Төркия, Казахстан, Әзәрбайҗан, Беларусь татарлары вәкилләре дә булды. Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Алабуга, Арча, Саба, Балтач, Биектау, Мөслим, Сарман муниципаль районнары вәкилләре актив катнашуын билгеләп үтәбез. Бу күрсәткеч катнашучыларның халык тарафыннан татар сәнгатенә булган ихтыяҗны, аның милли әдәбиятыбызны ихлас яратуын тагын бер кат дәлилли. Катнашучылар яшь үзенчәлекләре буенча берничәгә бүленгән. Быел исә аларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнәчәк: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Язмаларны 7 кешедән торган мәртәбәле жюри караячак. Алар арасында халкыбызның танылган язучылары шагыйрьләре, артистлары урын алды: Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Рамил Төхвәтуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Гүзәл Сәгыйтова. Алар актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак. Бәйге эшләрен сайлап алу шарты катнашучыларның башкару осталыгыннан, шулай ук чыгышның оригиналь булуыннан да гыйбарәт. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Милләтебезнең йөзен билгеләүче, туган тел сагында торучы, аның бөтен ямен-тәмен, аһаңен җиткерә алучы мондый чарадан читтә калмагыз!

23.08.2022
22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне!

22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне!

Бүген, 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән «Орел» рус хәрби кораблендә күтәрелгән. Ул яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр. Өч төсле флагны законлы уйлап табучы итеп, Петр I таныла. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгара. Ләкин аның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып кала. Россия флагы төсләрен «Орел»ны төзегән голландияле тәкъдим иткән дигән сүзләр дә бар. Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора. Ул рәсми статуска 1896 елда гына ия була. Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!        

22.08.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск