Яңалыклар

Балалар хәйрия эшендә!

Балалар хәйрия эшендә!

12 сентябрь көнне Су спорт төрләре сараенда Россиянең хезмәт герое, Россиянең атказанган тренеры, Россиянең синхрон йөзү буенча җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаядан хәйрия мастер-классы узачак.  Мастер-классның төп мәгънәсе «Балалар – балаларга»! Чараның тантаналы ачылышында бары тик балалар гына катнашачак. Алар кечкенәдән үк тормышның яраткан әти-әни, әкиятләр яки телевизордагы мультфильм геройлардан гына тормаганын аңларга тиеш. Кызганыч, шатлык белән бергә кайгы-хәсрәт, авырулар да, кыенлыклар да килә. Һәм нәкъ менә шулар белән көрәшергә нәни геройлар – балаларның яшьтәшләре ярдәм итә ала.  Катнашучы 400 баланың һәркайсына истәлекле бүләкләр, футболкалар, автографлар әзерләнгән. Ә балаларның, үзләре теләгән кадәр күрсәткән матди ярдәме, Анжела Вавилова исемендәге хосписка тапшырылачак.  «ШАЯН ТВ» каналы изге эшләрдән дә читтә калмый. Бу хәйрия чарасына да үз өлешен кертәчәк.

10.09.2019
Киләчәк - сезнең кулда!

Киләчәк - сезнең кулда!

Кичә илебездә бик мөһим вакыйга - сайлаулар узды. Әлбәттә, мондый зур масштаблы чаралардан "ШАЯН ТВ" каналы да читтә калмый. Әлегә ШАЯН депутат булырга кечкенәрәк, әмма бу көнне нәни дусларына бәйрәм ясау өчен бик тырышты ул. Әти-әниләре белән Казан-Арена стадионына килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачты. "ШАЯН ТВ" чатырында дусларыбыз өчен фокуслар да күрсәтелде, шамакай төрле уеннар, ярышлар оештырды, матур рәсемнәр буяп, бераз ял итеп алу мөмкинлеге дә тудырылды. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдык! Каналыбызның төп геройлары белән истәлеккә фотога төшү дә балалар күңеленә хуш килде. Зурлардан еш кына "Киләчәк - сезнең кулда" дигән сүзләрне ишетәсездер. Бу чынлап та шулай! Әлегә сез - укучылар, әмма бераз үскәч, сайлаучылар булырсыз! Арагыздан төрле һөнәр ияләре, җитәкчеләр, ил башлыклары чыгар. Ничек кенә булмасын, яхшы кеше булып калу мөһим! Ә яхшы кеше булу өчен, әти-әнинең, тәрбияче-укытучыларыбызның, өлкәннәрнең сүзен тыңларга, тыйнак, акыллы булырга кирәк. Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналын да карарга онытмагыз, чөнки "ШАЯН ТВ" караган бала - шәп бала!

09.09.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск