Яңалыклар

Дәресләр иртәнге 7дә башлана!

Дәресләр иртәнге 7дә башлана!

Дәресләр иртәнге 7дә башлана! Беренче уку атнасының экваторы бүген! Көз башланса да күңелдә – җәй, парта артында гына утырып торасы да килми, дуслар белән шаярышып алу теләге дә җиңә кайвакыт. Ләкин барыбызның да белемле буласы, күп беләсе килә. Димәк, дәрестә укытучы апа-абыйларны тыңлыйбыз, кайткач бераз ял итеп алган арада «ШАЯН ТВ»ны карыйбыз да, өй эшләрен әзерли башлыйбыз. Безнең сайтка да күз салырга онытмагыз! Грек телендә “школа” сүзе “ял” яки “күңел ачу” дигәнне аңлата икән. Без исә аны, “мәктәп”, “белем йорты”, “белем учагы” кебек матур сүзләр белән атыйбыз. Тагын шундый берничә кызыклы факт, дуслар! Статистикага карасак, Америка укчылары үзләренең 14000 сәгать вакытын төрле тапшырулар карап уздыра, нибары 12000 сәгать кенә укуга багышлана икән. Ә сез күп вакытны белем алуга багышлыйсыздыр, дип ышанабыз. Заманча Кытайда һәр укучы, дәресләр башланыр алдыннан, физик күнегүләр ясый икән. Яхшы үрнәк! Юкка гына, сәламәт тәндә – сәламәт акыл, димиләр. Чехия үзенчәлекле билге кую системасы белән аерылып тора. Анда иң начар билге – “5”ле, ә иң яхшысы – “1”ле! Ләкин без башка илдә яшибез һәм бары тик “5”ле билгесенә генә укыйбыз! Ә Норвегия укучыларына, киресенчә, 8 сыйныфка кадәр бернинди дә билге куймыйлар! Андый мәктәптә укуы да кызык түгелдер. Билге – укыган өчен хезмәт хакы алган кебек бит инде! Бразилиядә дәресләр иртәнге 7дә үк башлана! Кызык, алар ничәдә йокыдан тора икән соң?! Ярый әле, безнең мәктәпләрдә мондый кануннар юк! Тик шулай да вакытында йокларга ятыгыз! Беренче дәресне йоклап уздырырлык булмасын! Укытучыгыз нинди файдалы тема аңлатканын ишетми дә калырсыз! Ә инде сезнең мәктәпкә генә бәйле яңалыклар, фактлар, кызыклы хәлләр бар икән, безгә pr@shayantv.ru языгыз, башкалар да белсен!

04.09.2019
Исәнме, мәктәп!

Исәнме, мәктәп!

Нинди матур, якты, күңелле, шул ук вакытта бераз моңсу да көн бүген! Җәй дә җитеп бетмәде кебек, ә сыйныфташларны, яраткан укытучыңны күргәч, кәефләр күтәрелеп китә. Менә шундый хисләр катнашы белән көзгә дә аяк басабыз. 1 сентябрь Белем көне генә түгел, ә матурлык, ягымлылык, чәчәкләр һәм изге теләкләр бәйрәме дә. Нинди гүзәл ул көзнең беренче көне! Ак бантик таккан укучыларны гына күрегез сез! Кулларындагы чәчәк бәйләмнәре, бәйрәмгә ямь өстәп, әйләнә-тирәгә хуш ис тарата. Белем көне – ул әле матур теләкләр, төпле киңәшләр, ачышлар көне дә. Беренче сыйныфлар өчен, яңа тормыш юлына аяк басу булса, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, тормышларындагы шушы этапка нокта кую, киләчәктәге яңа җиңүләргә зур адым булып тора. Укучыларны шушы күңелле вакыйга белән котларга, «ШАЯН ТВ» каналы 180 номерлы күп профильле полилингваль гимназиягә барды. Дусларыбыз белән күңелле аралашу, тантаналы линейка, истәлеккә фотолар – һәркайсы бу көннең матур хатирәсе булып күңелләргә уелып калыр.

02.09.2019
Безнең зур җиңү!

Безнең зур җиңү!

Республика туган көнендә башкалабыз Казан чын әкият шәһәренә әйләнде. Бәйрәм көнен тагын да ямьләндереп җибәргән төрле мульфильм геройлары Казан парклары, урамнарда нәни дусларының, әти-әниләрнең кәефен күтәрде. Кич белән цирк бинасында ел саен “Карусель” каналы үткәрә торган “Главные герои” милли балалар премиясен тапшыру тантанасы узды. Табигать тә безнең белән бәйрәм итте ул көнне. Кояш, шатлыгын эченә сыйдыра алмагандай, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркына килгән дусларын җылы нурлары белән иркәләп торды. Ә анда ни генә юк иде! Төрле мастер-класслар, җыр-бию, уен-көлке, ачык һавада яраткан мультфильмнарны карау, дисеңме?! Ә инде парк уртасына мульфильм геройлары килгәч, балалар белән әти-әниләр дә бик сөенде. “Алар чын! Алар шундый зур!”, дип куанды сабыйлар! Бәйрәмнең иң шатлыклы мизгелләре циркта дәвам итте. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырылган бу зур чара, аның һәм башка мәртәбәле кунакларның изге теләкләреннән башланып китте. Цирк – ул могҗизалар урыны! Премия тапшыру тантанасы да тылсымлы кичкә әйләнде. “Карусель” каналы алып баручыларын күрү, мультфильмнарда яңгыраган җырларга кушылып бию, чит төбәкләрдән килгән балалар бергә күңел ачу, алай гына да түгел, зал белән татар телендә сүзләр кабатлау чын могҗизага әйләнде.   Премиянең төп хөкемдарлары да балалар бит! Россия телевидениесендә төп геройларның кемнәр икәнен нәкъ менә алар билгеләде. Иң куанычлысы: «ШАЯН ТВ» ның җиңүчеләр рәтендә булуы иде. Ничә ай гына эшләвенә карамастан, “Ел ачышы” номинациясендә зур җиңүгә ирештек! Бу – безнең уртак җиңү! Тамашачылар никадәр яратып караса, без шулкадәр тырышып эшлибез! Безнең геройлар да сезнең иң якын дусларыгызга әйләнер, дип ышанабыз.

31.08.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск