Яңалыклар

Җәйне сагындым

Җәйне сагындым

Бүген тагын кар яуды. Җитмәсә, урамда салкын. Эх, тизрәк җәй җитсәме... Анда кояш, җиләк, яңгыр...Тагын әле шундый матур салават күпере дә чыкса! Ә сез беләсезме, салават күпере ничек барлыкка килә? Әйдәгез, бергәләп өйрәник. Cалават күпере - табигатьнең иң матур күренеше. Аристотель – борынгы грек философы - аның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларга тырышкан. Кояш нуры – бөтен төсләрнең кушылмасы. Күргәнең бардыр: кояш нуры көзгегә төшсә, аннан төрле төсләр чагыла. Без кызыл, сары, яшел, зәңгәр һәм шәмәхә төсләр күрәбез. Кояш нурын төрле төсләргә әйләндерә алучы предметны “призма” дип атыйлар. Һәм менә шушы төсләр линиясе “спектр” барлыкка китерә. Салават күпере нәкъ менә дуга формасындагы “спектр”. Ә яңгыр призма ролен үти. Салават күпере берүк вакытта яңгыр яуганда һәм кояш яктыртканда гына чыга.   Бездән сиңа лайфхак, дустым! Җәй көне кояш астында су сибешеп уйнасаң, салават күперен күрә аласың.  Ә синең игътибар иткәнең бармы? Безнең «ШАЯН ТВ» каналында салават күпере барлык ел фасылларында да бар. Безнең белән бергә бул!

07.02.2019
Каналга нинди исем кушабыз?

Каналга нинди исем кушабыз?

Ни өчен балалар каналы «ШАЯН ТВ» дип атала? Безгә бу сорауны бик еш ишетергә туры килде. Без әлеге сорауга җавапны бик күп тапкыр әйттек. Ләкин синең өчен тагын бер тапкы кабатларга әзер. Балалар каналын ачу кабул ителгәннән соң без матур, балаларга ошаган, җайлы әйтелешле исем эзли башладык. Бу авыр эштә безгә  дусларыбыз  ярдәмгә килде. 400дән артык хат алырга туры килде. Әле кайсы шәһәр, илләрдән...Ә бер хат эчендә 1 генә исем тәкъдим ителгән дип уйласаң, син бик ялгышасың. Ким дигәндә бер хатта 10лап исем. Без сезгә хәзер иң еш яңыраган исемнәрне әйтербез. Киттек, иң популяр булган исемнәр: 10) Ак җилкән 9) Сәйлән 8) Алифба 7) Балачак иле 6) Тукай 5) Әкият 4) Белем 3) Бала Тв 2) Туган тел 1) Шаян ТВ Безнең балалар төркеменә кайсы исемнең күбрәк ошаган икәнне син инде беләсең. Безнең белән бергә булган өчен рәхмәт сиңа!

07.02.2019
Хәйрия концерты

Хәйрия концерты

Русская версия статьи Дуслар! Игьтибар! Барыгызны да хәйрия концертына чакырабыз. Әлеге чарада җыелган барлык акча да Юлиананы дәвалануына китә. Солтанова Юлиана Артур кызы 25.09.2017 (1 яшь) • Казань шәһәре • Диагноз СМА • Дәвалану Израилдә узачак • Кирәкле сумма 49 000 000 сум.  Хәйрия концертына килеп сез матур тамаша карап кына калмыйсыз, шулай ук сез Юлианага да ярдәм итәчәксез. Кайчан: 18 февраль Кайда: ТР, Казан шәхәре, Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт театры Кемнәр булачак:  Ильсур Сафин (ИлСАФ), Ирек Хафизов, Рустем Гайзуллин, Рифат Зарипов, Мунир Рахмаев, Резида Шарафиева, Ильназ Бах, Гузель Идрисова, Aigul Barieva, Гульназ Халимова-Шарипжанова, Ильсур Шарипжанов, Айгуль Шайхетдинова, Ринас Ахметов, Alsu Farakshina, Зульфат Фахрутдинов, Гульнур Галимова, Данис Гайфуллин, Залия Гайфуллина, Ильзида Гусманова һ.б. Билетларны әлеге номер аша алып була: +7 917 227-79-80 Розалия. Билет бәясе 500 сум.  Әйдәгез бергәләп Юлианага ярдәм итик.

06.02.2019
Бүләк ал!

Бүләк ал!

Хәтерлисезме, без сезгә «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе турында сөйләгән идек? ( Әгәр укымый калган булсаң, безнең «Яңалыклар» бүлегенә кер һәм 4 нче февраль «Үз һөнәреңне сайла» мәкаләсен укы) Әйдәгез, яңадан күргәзмәгә әйләнеп кайтыйк. Безнең «ШАЯН ТВ» вәкилләре дә анда. Алар үз һөнәрләрен сайларга өлгермәгән укучыларга каналыбыз турында сөйли һәм телевидения дөньясы белән таныштыра. Дуслар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Сез безнең төркем янына барып тулырак тапшыруларыбызга ничек килеп булганы, мультфильнарның ничек тавышландырылганы һ.б. бик кызыклы мәгьлүматләр белә аласыз. Псст, сиңа гына сер итеп әйтәм, анда безнең яшерен Агентыбыз да йөри. Тизрәк аның янына барып селфи төшер һәм ерак китми, «Яшьләр тукталышы» алып баручысы Айзиләдән истәлеккә автограф һәм бүләк ал. Барсы да синең кулда. Безнең белән бергә булганың өчен рәхмәт!

06.02.2019
Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин?

Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин?

Сыйныфташлары сөйләгәннәргә ышансаң, мәктәптә аны башта (бөдрә чәчле булганга) – «Пушкин», ә инде Шекспир әсәрләрен өйрәнгәннән соң (Яруллин булганга микән инде?) «Йорик» дип йөрткәннәр. Хәзер инде ул мәктәптә укымый, ә Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкли. Бу юлы «Сират күпере»н селфилар яратучы, татарларны заманча кызыклы проектлар эшләргә илһамландыручы Тәбрис Ярулла үтә. «Сират күпере» – «Ялкын» журналы битләрендә 2015 елда чыгып барган сорау-җавап сәхифәсе. Танылган кунаклар «Сират күпере»н шәп сорауга шәп җавап биреп кенә уза ала.  – Син үзеңнең татар булуыңны ничек дәлилли аласың? Мин татарча сөйләшәм, җиде буынымны һәм нәсел тарихымны беләм. Татарстанда тудым, үстем, яшим һәм Казан минем яраткан шәһәрем.  – Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин? Селфига карап кешенең елмаю сәләтен белеп була. Кайчандыр укыган бер мәкаләдә Рәсәйдә ясалган селфилар иң күңелсезләре, дип язылган иде (сәбәпсез елмаю популяр түгел бездә). Ләкин татар яшьләренә бу кагылмый, безнең өчен елмаю – сөннәт ул!  – Бөдрә чәчле булуның өстенлекләре нидә? Бөдрә чәчле булу балачакта бер дә өстенлек түгел. Һәрбер кеше чәчләреңнән кимендә сыйпап үтәргә тырыша. Вакыт узгач, бөдрә чәчләр синең «фишка»ңа әйләнә дә куя, сине гел истә калдыралар!  – Әгәр милләтне үзгәртеп булса, татарлыкка кабул итү йоласы нинди булыр иде? Минемчә, кеше күзен йомып, казылык ашый-ашый, татар бизәкләре ясый белергә тиеш. Бу йоланы үтә алган кеше татар дип саналырга хаклы.  – Ни өчен татарлар арасында блондинкалар аз? Без төрки халык булганга күрәдер инде. Чөнки алар казахларда да, төрекләрдә дә, якутларда да, башка төркиләрдә дә аз. Өстәвенә, хәзер кара чәч модада.  – Ни өчен татар кызларына күбрәк үсемлек исемнәре кушалар: Миләүшә, Лилия, Чәчкә, Роза, Сәрвиназ, Резеда… Бу Дарвин теориясенә протест белдерүме? Без, татарлар, табигатькә якын халык бит, шуңа, бөтенләй дә якынаю өчен, шундый исемнәр кушу киң таралган. Җитмәсә, татар кызлары чәчкәләр кебек матур да бит әле.  – Әминә апа өчпочмакны тигезьяклы итеп ясый, бер ягын 9 см итә. Әгәр аның турыпочмаклы табасы 36 х 36 см булса, ул берьюлы ничә өчпочмак пешерә ала? Чын өчпочмак түгәрәк табада гына пешә!  – Нигә Гөлсинә, Илсинә, Айсинә ‒ кызлар, ә Әбүгалисина ‒ малай? Малайлар кызлардан аерыла, ничек итеп аңлатыйм икән… – Әгәр милләтләр башка тел сүзләрен кулланган өчен процент түләргә тиеш булса, кайсы тел иң бае булыр иде? Ни өчен? Минемчә, бүгенге көндә иң бай тел, һичшиксез, инглиз теле булыр иде, чөнки барлык алдынгы күренешләргә инглизчә исем кушалар, мәсәлән, шул ук селфи, аккаунт һ.б.  – Ни өчен руслар әстерхан чикләвеген «грецкий» дип атый? Ә ни өчен этләрне өйрәтүче кешеләр кинологлар дип атала?  – Чит илдә татар кешесен очратсаң, нишләргә кирәк? Гадәттә, чит илдәге милләттәшеңне туганың яисә дустың кебек кабул итәсең, шуңа йә кунакка чакырасың, йә күчтәнәч алышасың. Сүзне, әлбәттә, «Син кайсы яктан?» дип башларга кирәк.  – Сине бәхетле итәчәк «Хәбәрләр» чыгарылышы: нинди яңалыклар хәбәр ителәчәк анда? Ноу ньюз – Гуд ньюз, ягъни яңалыкларның булмавы үзе үк яхшы яңалык (инглиз халык мәкале). Фотолар Тәбриз ЯРУЛЛИН архивыннан алынды. Йолдыз МИҢНУЛЛИНА Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан (архив, 2015 ел)   http://yalkyn.com/ 

05.02.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск