ТАССРга 100 ел: бәйрәм белән!
1920 елның 25 июнендә Татарстан Социалистик Совет Республикасы төзелү турындагы декрет тулысынча гамәлгә керә. Бу - безнең республикабыз тарихында бик мөһим чор! Алдынгы республикабызда дус-тату булып, якыннарыбыз белән тыныч тормышта яшәргә язсын! Татарстан! Нинди горур исем! Яңгырыйсың матур җыр кебек! Дөнья мәйданында даннар яулап, Мәңге яшә шаулап, гөр килеп! (Х.Бәдигый)
25.06.2020