Яңалыклар

Рэп белән 13 яшьтән шөгыльләнәм...

Рэп белән 13 яшьтән шөгыльләнәм...

Аның җырлары «чепыркалар»да да, BMWларда да яңгырый. Кыска гына вакыт эчендә популярлык казанырга өлгергән, татарча рэп башкаручы оста, сәләтле яшь егет… Тел төбем кем турында икәнен күпләр аңлагандыр дип уйлыйм. Әйе, бу күп кенә кызларның йөрәгенә ут салган, егетләрнең хөрмәтен яулаган Альберт Нурминский! Тулы исеме: Шәрәфетдинов Альберт Азат улы Туган көне:1994 елның 1нче марты Туган җире: Балтач районы, Норма авылы – Альберт, нигә нәкъ «Нурминский» тәхәллүсен сайладың? – Әллә нинди исемнәр аласым килмәде, үземнең яраткан туган авылым Норма булгач, тоттым да «Нурминский» дип куштым. – Профессияң буенча син кем? Белүемчә, музыка синең өчен хобби гына? – Мин механикка укып чыктым, бүгенге көндә бу юнәлеш буенча эшләмим. Җырлар иҗат итү – минем хобби, бик дөрес. Тик әлеге мавыгуымны бик ошаттылар, шуңа күрә булган бөтен вакытымны тулысынча аңа багышларга туры килде. – Ә нигә күп җырларың урам һәм группировкалар турында? – Күп кенә яшьләргә (бигрәк тә егетләргә) «бандитская романтика» хастыр инде ул. Киноларда да бу еш күренә бит. Мин яшәгән районда да андый вак-төяк хәлләр булмый калмады. Егетләрнең бергә җыелып нидер хәл иткәннәре, «движухалар», сугышулар… Мин исә бу вакыйгаларны күрдем, барысы да үз башымнан үтте, шуларны шигырь юлларына салырга тырыштым. – Иҗатыңа карата гаиләң нинди фикердә? Каршы килмәделәрме? – Минем иҗатка карата өйдәгеләр яхшы карашта, горурланалар да бугай әле… Шулай да, әлеге дә баягы, бераз куркыныч темаларга язуыма сагаеп карыйлар. «Фикерләреңне әйбәтләп уйлап яз», – дип тә әйткәннәре бар. –Иҗат итү – авыр хезмәт. Син илһамны кайдан аласың? Тормышыңа рэп кайчан килеп керде? Моңа нәрсә сәбәпче булды?  – Иҗатымдагы күп нәрсә яшәү рәвешемә килеп тоташа. Нәрсә күрәм, шуны язам. Ә рэп белән инде 13 яшьтән шөгыльләнәм. Кечкенә вакытта чит ил рэперларын тыңлап үстем һәм бу миңа кызык тоела иде. Минем хыялым да алар кебек рэп уку иде, һәм менә ул теләгем чынга ашты! – Кызларга рэп уку килешә, дип саныйсыңмы? – Мин тыңлаган җырчыларның (чит ил рэперлары) күбесе хатын-кыз һәм аларның иҗатын югары бәялиләр, ә татар эстрадасында андый рэп укучы кызлар юк, диярлек. Минемчә, кызларга рэп уку килешә. Моны бик көчле күренеш, дип саныйм. – Популяр җырчыларның иҗатын өнәп бетермәүчеләр дә очрый. Синең андый «дошманнар»ың бармы? – Дошманнарым юк, дип әйтә алмыйм. Ләкин йөзгә үк бәреп әйткәннәре булмады әлегә. Мәсәлән, әби-бабайлар, олырак яшьтәге кешеләр минем иҗатымны бик үк аңлап бетерә алмыйлар. – Альберт, бик күп кызларны кызыксындырган сорау: сөйгән ярың бармы? – Бу минем авырткан темаларымның берсе инде. Мин алай хисләргә бирелергә яратмыйм. Сөйгән ярым да юк. Матур кызлар күп, тик әлегә карьераны беренче урынга куйдым. Мәхәббәт учагында янарга да, камыт кияргә дә өлгерермен әле. – Үзебезнең эстрада йолдызларын тыңлыйсыңмы? Кемнәрнең иҗатларын үз итәсең? – Үзебезнең татар җырчылары белән кызыксынганым юк, дисәм дә ялган булмас. Дуслар белән берәр кая барганда тыңлый алам, ә болай юк… «Ничек инде син бу йолдызны белмисең?» – дип аптырыйлар. Миңа кызыклы булса тыңлар идем. Әмма күңелемә ятышлылар, үрнәкләр юк! – Буш вакытларыңны ничек уздырасың? – Андый чакта өйдәге эшләр белән маташам. Спорт залына йөрергә, үземне формада тотарга тырышам, ә кичен иптәшләр белән очршабыз. Һәм иҗат, иҗа-а-а-ат… «Минем иҗатым белән кызыксынучы тамашачым, рәхмәт тыңлаган һәм мине яраткан өчен… Киләчәктә дә, Алла боерса, сезне иҗатым белән сөендерергә насыйп булсын! Бергә булыйк, аерым торыйк». Илүзә Касыймова

03.04.2019
Бәйге: «ШАЯН ТВ»га гимн язабыз

Бәйге: «ШАЯН ТВ»га гимн язабыз

Та-та-тадам! Безнең «ШАЯН ТВ» каналында яңадан бәйге! Ләкин ул башкаларыннан аерылып тора. Чөнки сез бу бәйгедә катнашып бездән тәмле, матур бүләкләр генә отып калмыйсыз, ә үз исемегезне безнең «тарих китабына» кертәсез. Без сезнең белән бергә каналыбызга гимн язырга телибез. Сездән матур шигъри юллар, ә бездән матур көй.                                     Бәйгенең шартларын әйтергә вакыт җитте:                                     1) 4 юллык куплет: 1 татар телендә                                                                     1 урыс телендә                                           һәм 1 татар телендә кушымта яз                                     2) Аны безнең [email protected] почтасына җибәр                                     3) Бәйге 1 нче июньгә кадәр дәвам итә                                     4) Яшь чикләре юк                                     5) Шулай ук берничә вариант язып җибәрсәгез дә була Җиңүчене бөтен дөнья беләчәк! Бәйге турында яңалыкларны Инстаграмда @shaiantv битендә карап бара алачаксыз.

02.04.2019
Телевидение өлкәсендә кайнаучы...

Телевидение өлкәсендә кайнаучы...

Кече яшьләрдән үк телевидение өлкәсендә кайнаучы, «ШАЯН ТВ» каналының тәҗрибәле яшь алып баручысы Мәликә белән әңгәмә корып алдык. - Мәликә, «ШАЯН ТВ» үзенең киңлекләрен зурайта. Әлеге каналда эшләү дәверендә син үзеңдә дә рухи үсеш сизәсеңме? - Дөрестән дә, «ШАЯН ТВ» да һәр бала үзенең күңеленә хуш килгән нәрсәне таба ала. Хәтта мин дә «ШАЯН ТВ» да эшли башлаганнан бирле, үземә охшаган кайбер мультфильмнарны билгеләп куям, вакытым булганда аларны рәхәтләнеп карыйм. «ШАЯН ТВ» мине үзгәртте. Биредә мине үстерделәр, ныклы тәрбия бирделәр, телевидения серләренә төшендерделәр. Мин рухи яктан да үстем һәм бик күп һөнәрләрне үзләштердем. Моның өчен мин «ШАЯН ТВ» га бик рәхмәтлемен! «ШАЯН ТВ» каналына һәр яңа башлангычында бары уңышлар гына телибез. «ШАЯН ТВ» кара – булырсың син шәп бала! ГЫЙЛЕМХАНОВА РАНИЯ КФУ студент

01.04.2019
Ирада Хафиҗан кызы бездә кунакта

Ирада Хафиҗан кызы бездә кунакта

28 март көнне «ШАЯН ТВ» студиясендә үзенә күрә бертөрле бәйрәм рухы хөкем сөрде. Яшь каналның алыштыргысыз алып баручылары, балалар түземсезлек белән зур кунакны көтәләр. Кем дисезме? «ШАЯН ТВ»да кунакта Татарстан Республикасының Мәдәният Министры Ирада Хафиҗан кызы Әюпова кунак булды. Мәртәбәле кунагыбызны «ШАЯН ТВ» каналында баручы төрледән төрле кызыклы программалар белән якыннан таныштырдылар. Каналның яшь алып баручы малайлары һәм кызлары белән күңелле әңгәмәдән соң, иллюзионист Роман Әхмәтшин Ирада Хафиҗан кызын һәм барлык балаларны таң калдырырлык фокуслары белән шаккаттырды. Биредә иң тырыш, акыллы, тәрбияле балалар җыелган. Вокал һәм төрле музыка уен коралларында уйный белүче балалар татарча милли көйләрен сузып җырладылар, үзләренең талантларын күрсәттеләр. Алдагы мәйданчыкта балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәүче программаны тәкъдим иттеләр. «Тиззарядка» тапшыруының алып баручысы Илүзә кунагыбыздан: «Ә сез көндә иртән физик күнегүләр ясыйсызмы?» дип сорагач, Ирада Хафиҗан кызы: «Кызганыч, юк шул. Ләкин моннан соң һәр иртә ясый башлармын» дип җавап кайтарды. «ШАЯН ТВ» гел үсеш-үзгәрештә. Хәзергесе вакытта ныклап өр-яңа проект өстендә эш башланган. Проектның исеме – «Караш». Бу тапшыру татар телевидениясе өчен яңалык. Ул беренче «Караш» реалити-шоу тапшыруы балаларны яңа заман таләпләренә туры килгән музыка тудыруны, булачак йолдызларның нинди авырлыклар белән очрашуын һ.б. карарга чакыра. Моннан тыш, ничә буын балаларның иң яраткан Дәү Әнисе, Йомшак песи дә кунагыбызны җылы сүзләре белән каршы алдылар. Ирада Хафиҗан кызы әлеге бәйрәм атмосферасында нәни булуларына карамастан, зур эшләр башкарып чыгучы балаларага ихлас рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерде:         Балалар, сезгә бары бәхет, сәламәтлек, укуларыгызда һәм киләчәгегездә уңышлар телисем килә. Әти-әниләрегезнең тәрбиясендә иркәләнергә язсын. Балачак бик тиз үтә, аның кадерен белеп калыгыз. Бүгенге көндә сезгә үзегезне шәхес буларак үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. «ШАЯН ТВ» гел дә яңалыкларга омтыла, төрле кызыклы проектлар өстендә эшли. Һәр башлаган эшегез уңышка китерсен! Дөрестән дә, биредә балалар арасында дустанә мөнәсәбәт, бер-береңә карата хөрмәт хисләре хөкем итә. Мондый тәрбияле, укымышлы, талантлы балалар булганда, «ШАЯН ТВ» каналының киләчәге бар! ГЫЙЛЕМХАНОВА РАНИЯ КФУ студент

28.03.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск