«БиюBattle»да ШАФЛ!
Ял көннәрен ничек шәп үткәрергә? Әлеге сорауга җавапны «ШАЯН ТВ» каналы белә! Якшәмбе көнне «БиюBattle» тапшыруын карагыз!
Чираттагы чыгарылышта «Орфей» һәм «Питрәч йолдызчыклары» төркемнәре очрашыр!
Фестивальдә катнашучылар иң популяр стильләренең берсе - шафл стилендә үз осталыкларын күрсәтәчәк. Ул гына да түгел, «ШАЯН ТВ» тамашачылар һәм катнашучылар өчен сюрприз әзерләде. Тапшыруның махсус кунаклары - Тик Ток социаль челтәрендә 20 миллион язылучылары булган, биючеләргә әлеге стильнең нечкәлекләрен, төрле адымнарын өйрәтүче Тuzelety егетләре -Айдар Таһиров һәм Иван Рылов!
Якшәмбе көнне 12:00 һәм 17:00дә «ШАЯН ТВ» каналында кызу булачак! Карамый калма!