17.09.2021

Яңа «Бию Battle»!

«Бию Battle» телевизион фестиваленең чираттагы җиңүчеләре якшәмбе көнне билгеле булачак!

Биредә «Wake up kids» һәм «Кәеф» төркемнәре үзара көч сынашыр!

Җиңүче исемен исә мәртәбәле җюри игълан итәчәк:

1.    “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты - Чулпан Закирова .

2.    Татарстанның атказанган артисты, күпсанлы халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының алдынгы биючесе     -    Олег Ивенко .

3.     Татарстанның атказанган артисты - Данир Сабиров.

Якшәмбе көнне 12:00 һәм 17:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында « Бию Battle»ны кара! Кызу булачак!


Главная Программа Видео Шортс Поиск