Яңалыклар

ИҢ ФАЙДАЛЫ 5 СОК
Кызыклы фактлар

ИҢ ФАЙДАЛЫ 5 СОК

Бакчада уңышның мул чагы. Димәк, яшелчә соклары белән организмны ныгытып алырга менә дигән вакыт. 1. Кишер согы – менә дигән энергия чыганагы. Нерв системасын саклый, күз күремен, ашкайнату процессын һәм тирене яхшырта, организмның инфекцияләргә, вирусларга каршы торучанлыгын арттыра. Эчәр алдыннан бераз каймак өстәсәң, ул ул организмда тизрәк үзләштерелә. 2. Кызыл чөгендер белән кишер согы нерв системасын ныгыта. Әмма кызыл чөгендер согын эчәр алдыннан бераз суыткычта тотарга кирәк. Югыйсә, ул ашказанын ярсытырга сәләтле. 3. Брюссель кәбестәсе, кишер, яшел салат яфраклары, ногыт борчагы сокларын бергә кушып эчсәң, организмга кирәкле матдәләр керүдән тыш, ашказаны асты бизенең эшчәнлеге яхшыра. 4. Помидор согына сельдерей согы кушып ясалган эчемлек исә организмның тонусын арттыра, кәефне күтәрә һәм ашкайнатуны көйли. 5. Кишер, чөгендер, миләш, лимон һәм шуңа бал кушып ясалган сок – организма көч өсти торган чын энергетик.

19.09.2024
Рузил Ихсанов: «ТАТАР СҮЗЕ» - кешеләрдә нәфис сүзлелек тәрбияләүдә мөһим чара»
Популяр яңалыклар

Рузил Ихсанов: «ТАТАР СҮЗЕ» - кешеләрдә нәфис сүзлелек тәрбияләүдә мөһим чара»

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчесе Рузил Ихсанов тамашачыларны бәйгедә катнашырга чакырды һәм нәфис сүз бәйгесенең мөһимлеге хакында искәртте: - “ТАТАР СҮЗЕ” - татар халкының мәдәниятен һәм телен популяштыруга зур өлеш кертә торган бик мөһим чара. Без Коръәни-Кәримгә карасак та, Хүҗүрат сүрәсенең 13 аятендә Раббыбыз: “Инсаннар, без сезне ир һәм хатын затыннан яраттык һәм бер-берегез белән аралашсын өчен төрле-төрле халыклар, милләтләр кылдык”, - ди. Әмма арагызда иң хәерлегез – ул, әлбәттә, Аллаһтан тәкъва булучыгыз”, - ди. Чөнки без милләт, халык дисәк тә, аның тискәре ягы да булырга мөмкин. Кешенең милләтчелеккә кереп китүе бар. Бу динебез тарафыннан хупланмый. Шуңа күрә безгә татар халкының үзаңы дигәндә, дини кысалардан чыкмыйча, урталыкта барырга тырышырга кирәк. Раббыбыз берничә сүрәдә дә, Коръәни-Кәримдә дә әйтә: “Кешеләргә яхшы сүздә булыгыз, матур сөйләшегез”, - ди. Шул нисбәттән “ТАТАР СҮЗЕ”, чыннан да, нәфис сүзлелекне бер-беребездә, кешеләрдә тәрбияләүдә мөһим чара булып тора, чөнки анда кече яшьтәгеләр дә, яшүсмерләр дә, без дә катнашабыз. Тамашачыларны да әлеге бәйгедә катнашырга чакырам. Мөмкинлекләре, теләкләре бар икән, рәхәтләнеп катнашсыннар. Катнашучылар арасында мөселман кардәшләребез – дини гаиләләрнең дә катнашуы шатландыра. Яулыклы ханымнарыбыз, түбәтәйле егетләребез һәм балаларның катнашуы – бәйгене шуның кадәр бизи. Алга таба да татарларыбыз, милләттәшләребез, дин кардәшләребез шундый чараларда катнашып, үз өлешләрен кертерләр дип ышанам. Мин әлеге бәйгедә җиңү яулагач та: “Шөкерлемен, Раббым мине исламлы татар милләтеннән яратты, ә ата-анам мине татар сүзле итте”, - дип горурландым!   «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә әле катнашырга өлгерәсез! Премиаль фонд - 2 000 000 сум! Видеоларыгызны tatarsuze2025@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

18.09.2024
«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклы белән көзге сәфәргә чыга
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклы белән көзге сәфәргә чыга

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклы белән көзге сәфәргә чыга! Чираттагы концерт та шау-гөр килеп узып китте. Бүген исә тамаша Казанның 149 нчы мәктәбе укучылары өчен куелды. Бер көндә 2 концерт! Бәйрәм шаяру-көлүләр, җанлы аралашу, күңелле уен һәм викториналар һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналыннан истәлекле бүләкләр белән үрелеп барды. Сәхнәне «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының чыгышлары бизәде. Гадәттәгечә, укучылар белән очрашудан курчакларыбыз - Шаян белән Мияу да калмады! Алар кунакларны каршы алды, фотога төште һәм үзләренең шәп кәефләре белән уртаклашты! Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан күтәренке рух алдылар һәм үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр! Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

17.09.2024
Көзге иң яхшы шөгыльләр исемлеге
Кызыклы фактлар

Көзге иң яхшы шөгыльләр исемлеге

Яфраклар шыгырдавы, җәйге ыгы-зыгы, шау-шу булмау, уңайлы җылы кичләр – әйтерсең лә, көз безгә вакытны күбрәк гаилә белән үткәрер өчен барлыкка килгән кебек. Көз көне нәрсә белән шөгыльләнергә? Мондый яңгырлы көннәрдә һич кенә дә моңаеп утырырга сәбәп юк. Уңайлы итеп утырырга һәм көзге кәеф тудырырга вакыт! Бүген без сезгә көзне ничек онытылмаслык, рәхәт итеп үткәреп булуы белән уртаклашырбыз! * Җылы юрганга төренеп, кызыклы китап укырга * Көзге иртәдә велосипедта йөрергә * Көзге урманда фотосессия уздырырга * Учак янында җылынырга * Яңа хобби табарга * Көне буе көнне өйдә үткәрергә * Яңгырлы көнне саф һавада йөреп керергә * Термостан җылы чәй эчәргә * Яңгырлы көндә йокы туйдырырга * Көзге яфракларны шыгырдатып йөрергә * Көзге плейлист төзергә * Яңа җылы свитер сатып алырга * Көнне интернетсыз уздырырга * Җылы якка китүче кошларны күзәтергә * Көзге фильмнар карарга * Яңа иҗат төрен үзләштерергә * Паркта кошларны ашатырга * Көзге урман буйлап йөрергә * Көзге паркта пикник ясарга * Яңа ел бәйрәмнәренә планнар төзергә * Яңа максатлар куярга һәм аларны язып барырга * Дусларны кунакка чакырырга һәм җылы очрашулар оештырырга * Һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» каналыннан иң яраткан мультсериалларыңны һәм тапшыруларны карарга.  

13.09.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск