Яңалыклар

Аюның кышкы йокысы 200 көнгә бара

Аюның кышкы йокысы 200 көнгә бара

13 декабрь – Аюлар көне. Без бик күп әкиятләрдә «аю» образы белән очрашабыз. Моннан тыш, аның шәхси бәйрәме дә бар икән. Дөньяда аюларның барлыгы 7 төре генә калган, һәм алар барысы да дәүләт тарафыннан саклана. Россиядә көрән һәм ак аю яши. Ел саен 13 декабрьдә планетабызның күп кенә почмакларында Аю көне билгеләп үтелә. Бу көнне алар кышкы йокыга китә дип санала. Яз, җәй һәм көз айлары буе бу хайваннар, кышка май запасы әзерләп, актив рәвештә тукланалар. Ә хәзер, салкыннар башлангач, кышны чыгар өчен үзләренә ышык урын эзлиләр. Җылы урын эзләп тапканнан соң, аю йокыга тала, чөнки әлеге җәнлекләрнең рационының нигезен үсемлекләр тәшкил итә. Салкын кыш җитү белән аны табу шактый кыенлаша. Кызыклы фактлар: 1. Аюның кышкы йокысы 200 көнгә бара. 2. Хайванның авырлыгы 800 килограммга җитәргә мөмкин . 3. Иң кечкенә аю - Малайя аюы санала. Аның авырлыгы – бары 30- 60 кг, ә озынлыгы-якынча 1,5 м. 4. Аю уртача 25-40 ел яши. 5. «Урман хуҗасы» - беркайчан да сәбәпсез кешегә беренче булып һөҗүм итми. Кешеләрнең торакларын ул узып китәргә тырыша, әгәр дә аны борчымасалар, ул зыян китермәячәк.

13.12.2023
Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?

Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?

Иң элек дөньяда өч төрле җан иясе булган, ди. Теллеләр, Телсезләр, аннан тагын Бакылдыклар. Өчесе дә суда яшәгән, имеш, болар. Теллеләр беркөнне судан башларын чыгарып әйткәннәр: — Телебез булгач, нигә суда торабыз? Сөйләшик дисәк, авызыбызга су тула. Әйдәгез, коры җиргә чыгабыз! — дигәннәр дә судан чыгып, коры җиргә күчкәннәр. Телсезләр: — Безгә суда да ярый. Без сөйләшми дә тора алабыз! — дип, бер-беренә койрыклары белән ымлашканнар да балык булып суда калганнар. Ә Бакылдыклар менә бер заман су өстендә тавыш күтәргәннәр: — Баксана тегеләрне, бак, бак! Теллеләре, халык булып, коры җиргә күчеп китте, Телсезләре, балык булып, суда калды, ә без соң, без? Безнең телебез дә бар, үзебез дә шәп: суда да яши, корыда да сикерә! Шулай булгачтын? Безгә кайда торырга ди соң? — дип, бик каты бакылдашырга тотынганнар, ди. Берләре: — Без кемнән ким? Без дә корыга китәбез! — ди. Икенчеләре: — Юк, юк, суда торуга ни җитә? Суда калабыз! — ди. Һәр көнне күл өстендә шушы тавыш. Хәтта төннәр буена шул бәхәсне хәл итә алмыйча бакылдашып чыгалар икән. Шулай бу Бакылдыклар, ни коры җиргә бармыйча, ни тыныч кына суда калмыйча, әле булса яр буенда бака булып бакылдап яталар, имеш. Легенда    

13.12.2023
Дөньяның иң биек нокталары

Дөньяның иң биек нокталары

Бүген - Халыкара таулар көне. Дуслар, дөньядагы иң биек тауларны беләсезме? 1. Пунчак-Джая тавы - Индонезиянең Яңа Гвинея утравында урнашкан. Аның биеклеге – 4 мең 884 метр. Татарчага тәрҗемә иткәндә “Җиңү биеклеге” дигәнне аңлата.  Беренче тапкыр бу тауга өч австрияле 1962 елда менә. 2. Эльбрус тавы - Россия һәм Грузия чигендә, Кавказ тауларында урнашкан. Беренче тапкыр Эльбрус тавы башына 1829 елның 10 июлендә менәләр. 3. Антарктиданың иң биек тавы - Винсон массивы. Ул Элсуорт тавының бер өлеше булып тора. Массивның иң биек ноктасы ‒ 4 мең 892 метр, озынлыгы - 21 километр, киңлеге - 13 чакрым. Беренче тапкыр бу биеклекне 1966 елда яулыйлар. 4. Килиманджаро - Африкадагы иң биек тау. Биеклеге - 5 мең 898 метр. Беренче тапкыр аңа 1889 елның 6 октябрендә иң яшь альпинист, 7 яшьлек Китс Бойд менә. 5. Мак-Кинли тавы - Аляскада, Төньяк Америкада урнашкан. Аның биеклеге – 6 мең 194 метр. Тауга исем АКШ президенты Уильям Мак-Кинли хөрмәтенә кушылган. Иң беренче булып бу биеклеккә 1913 елның 7 июнендә Америка альпинистлары күтәрелә. 6. Дөньядагы иң биек тау исә – Эверест. Биеклеге 8 мең 848 метр булган бу тауны Джомолунгма дип тә атыйлар. Эверестка беренче тапкыр 1953 елның 29 маенда Эдмунд Хилари һәм Тенинг Норгей менә. Ә менә Аппа исемле альпинист Эверестка 21 тапкыр күтәрелә. 7. Көньяк Американың иң биек тавы – Аконкагуа - Аргентинада урнашкан. Аның биеклеге - 6 мең 959 метр. Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды

11.12.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск