Яңалыклар

Кыш нинди булыр?

Кыш нинди булыр?

Кышның беренче көне белән! Бу елның соңгы, ә кышның беренче ае - декабрь дә башланды. Халыкта «Декабрь елны тәмамлый, кышны башлый», дигән әйтем бар. Кыш салкын, буранлы ел фасылы булса да, барчабызның күңелләрендә ул бары тик җылы хәтирәләр, матур мизгелләр генә калдырсын. Кышның рәхәт һавасы, сихри табигате, агачлардагы бәс, тәрәзәләрдә ясалган матур бизәкләр беркемне дә битараф калдырмый. Кышларыгыз җылы һәм могҗизаларга бай булсын! * Беренче декабрь нинди булса, кыш шундый килер. * Кышның беренче көнендә һава торышы ничә кат үзгәрсә, кыш та шундый үзгәрүчән булыр. * Беренче декабрь көнне аяз булса, яз иртә килер. * Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә. * Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була. * Декабрьдә кызылтүшләр очып килсә, кыш салкын булачак. * Карсыз декабрь - коры яз билгесе. * Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була. * Декабрь җилле икән, март җылы була. * Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара. * Әгәр куяннарның туннары ап-ак булмыйча, таплы булса, кыш җылы килә. * Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.

01.12.2023
«ТАТАР СҮЗЕ»: бүген соңгы көн!

«ТАТАР СҮЗЕ»: бүген соңгы көн!

Бүген «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануның соңгы көне! Әле катнашырга өлгерәсез! Бүләкләр саллы - премиаль фонд 1500 000 сум. Түбәндәге яшь категорияләре буенча катнашу каралган: 7 яшькә кадәр, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, шулай ук иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

30.11.2023
«ШАЯН ТВ» каналының 5 еллыгына багышланган «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» грандиоз балалар концерты!

«ШАЯН ТВ» каналының 5 еллыгына багышланган «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» грандиоз балалар концерты!

Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты «ШАЯН ТВ»га - 5 ел! Бу исә 5 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясар һәм киләчәккә планнар белән уртаклашыр чак! Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларга бүләк әзерләде! 26 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үзенең туган көненә багышланган «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» балалар концертын оештырды! Татар дөньясының уникаль заманча проекты «ШАЯН ТВ» балалары катнашында узды! Әлеге чара, республикабызның мәдәни тормышында мөһим вакыйга буларак, меңгә якын сәләтле баланы бер мәйданчыкта җыйды! «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында кабатланмас җырлар, талантлы башкаручылар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары концерт программасын бизәде! Чараның алып баручыларының берсе булып, бүгенге көндә бик популяр булган нейрочелтәр ярдәмендә ясалган «ШАЯН ТВ»ның геройлары тамашачыларны шаккаттырды. Быел каналның иң грандиоз проекты - «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең дә 5 еллык юбилей сезоны билгеләп үтелде! Шуңа күрә, концерт программасында тамашачылар өчен бик күп сюрпризлар булды. «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыдылар! Алар арасында: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганеева, яшь, талантлы җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Яр Чаллы шәһәренең «Мизгел» җыр театры һ.б. йолдызлар урын алды. «Сәйлән» лауреатлары башкаруында татар халык җырлары үзенчәлекле аранжировкалар белән яңгырады! Шулай ук бәйрәм чарасында «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды, алар үзләренең лаеклы бүләкләренә ия булдылар! Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе бүләкләде. Моннан тыш, концертта Комиссия ярдәме белән үткәрелгән «Балачак җыры» IV балалар җыры бәйгесендә җиңү яулаган җырларга төшерелгән күптән көтелгән 5 клип тәкъдим ителде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Балаларны котларга, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев килде. «ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган бәйрәм концерты гөрләп узды! Балалар тамашачыларга бөтенләй яңа яктан ачылдылар. Яраткан тамашачыларыбыз нәни йолдызларны кайнар алкышларга күмделәр, үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр! Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 16 декабрь көнне «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында, 17 декабрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында күрергә мөмкин булачак.

26.11.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск