«ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS 2024» премиясе җиңүчесе Исламны каршы алды
Кичә «ШАЯН ТВ» каналы бөтен Россиягә танылган нәни хезмәттәшебез - «ТЭФИ-KIDS 2024» милли премиясе җиңүчесе Ислам Хәбибуллинны Казан Халыкара аэропортында каршы алды. Ул Мәскәүдән зур җиңү белән кайтты! Каналның төп персонажы да җиңүчегә үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Ислам «ШАЯН ТВ»да алтынчы елын эшли, «Кичке әкиятләр» тапшыруын алып бара, спорт рубрикасы әзерли.
Афәрин, Ислам! Киләчәктә дә зур җиңүләр телибез!