Яңалыклар

«Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ зәңгәр экраннарда
Канал яңалыклары

«Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ зәңгәр экраннарда

Дуслар, көттегезме? «ШАЯН ТВ» каналы алтынчы тапкыр яраткан тамашачылары өчен татар музыкасы дөньясын ача! 6 ОКТЯБРЬДӘ 12:00 һәм 17:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында тамашачыларның күңелен яулаган «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең премьерасы булачак! Бу гади генә сезон түгел, ә сезоннар ярышы! Узган елларның җиңүчеләре үзара көч сынаша! Көрәш бик кызу булачак! Җанлы тавыш! Сез яраткан башкаручылар! Татар эстрадасының танылган йолдызлары! Барысы да бер тапшыруда! Катнашучыларны татар эстрадасының иң зур телевизион сәхнәсендә онытылмаслык мизгелләр көтә! Беренче чыгарылышта исә сайлап алу этабында катнашучыларны яраткан җырчыларыбыз Эльмира Кәлимуллина, Алсу Әбелханова һәм Илгиз Шәйхразиев бәяләячәк. Катнашучылар «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашачак! 6 ОКТЯБРЬДӘН һәр якшәмбе зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карагыз, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан атыгыз! Тамашачыларны күп сюрпризлар, гаҗәеп талантлы башкаручылар һәм шәп җырлар көтә! Ялларны җырлап уздырыйк!

04.10.2024
Елмаю гомерне озайта
Кызыклы фактлар

Елмаю гомерне озайта

«Уяндыңмы, елмай - Көнне башла шулай!» - диясе килә бүген. Чөнки бүген - Бөтендөнья елмаю көне! Көненә, кимендә бер генә тапкыр булса да, елмаегыз. Көлү йөрәк тибешен көйли һәм сулыш алуны ешайта. Шулай итеп, организмга кислород күбрәк керә. * Елмаю - йогышлы әйбер. Әгәр дә сез әңгәмәдәшегезгә елмайсагыз, күпчелек очракта ул да сезгә җавап итеп елмаячак. Бу «хамелеон эффекты», ягъни кеше уйламыйча башкаларның үз-үзен тотышын үзенә күчергәндә яки елмаю белән бергә әңгәмәдәшнең кәефен кабул иткәндә барлыкка килә. * Чын күңелдән елмая торган кеше еш кына бер үк вакытта күзләрен дә кыса икән. * Ихлас елмаю һәм ялган елмаю өчен баш миенең төрле өлкәләре җавап бирә. * Ихлас елмаю уртача 4 секунд дәвам итә. * Әгәр сезнең кәефегез булмаса, елмаегыз. Бу очракта баш мие кире процессны башлап җибәрәчәк, кандагы эндорфин күләме артачак һәм сезгә җиңелрәк булачак. * Еш елмая торган һәм көлә торган кешеләр озын гомерле була, чөнки елмаю кислород әйләнешен һәм кан басымын яхшырта. * Елмаю иммунитетны ныгыта, сәламәтлекне яхшырта. Елмайганда сезнең тәнегез җиңеләя һәм бу иммун системасына ярдәм итә. * Елмаю вакытында 5тән алып - 53 мускулга кадәр кулланылырга мөмкин. Бары тик елмаю гына берьюлы 53 мускулга кадәр хәрәкәтләндерә ала.

04.10.2024
Көз көне нәрсә ашау файдалы?
Кызыклы фактлар

Көз көне нәрсә ашау файдалы?

Көзен туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кояш нурлары, җылы көннәр кимегән мәлдә кешенең кәефе дә көйсезләнә башлый. Көз килде, дип моңсуланмас өчен, белгечләр менә нәрсәләр ашарга киңәш итә. 1. Банан. Кайчакта баллы ашыйсы килә, менә шул вакытта банан ашап куегыз. Анда глюкоза, фруктоза һәм сахароза бар. Көзге депрессия белән көрәшүче калий, триптофан һәм В төркеменә караган витаминнар да күп. 2. Чикләвекләр. Көзен кешегә калориягә бай ризыклар аеруча кирәк, чөнки организм кыш өчен энергия туплый. Чикләвектә омега-3 май кислотасы бар, ул исә йөрәк эшчәнлеген көйли. 3. Груша. Бу җимешнең әллә нинди төрләре бар. Барысын да ашагыз. Грушада пектин күп. Ул исә организмны чистарта. Анда стресс белән көрәшүче фруктоза да җитәрлек күләмдә. 4. Кызыл һәм кишер сары төстәге җиләк-җимешләр. Кишер, кабак, борыч, чөгендер – галимнәр фикеренчә, шушы яшелчәләр кеше организмында эндорфин гормонын күтәрергә сәләтле. Ә эндорфинның “бәхет гормоны” икәнен беләсездер. 5. Кәбестә. Брюссельныкы, төслесеме, брокколимы… Болар барысы да сезнең көзге туклану рационына керергә тиеш. 6. Суган. Йөткерә, төчкерә башлагач кына аның турында искә алабыз шул. Әмма суганны күпкә иртәрәк куллана башласак, хәерлерәк. Ул антисептик һәм бактерицид үзлекләргә ия, вирусларны үтерә.

02.10.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск