Яңалыклар

Керпегә кул белән тимәгез
Кызыклы фактлар

Керпегә кул белән тимәгез

Керпеләр бакчада, өй тирәсендә еш күренә. Аларны ашатырга, кулга ияләштерергә тырышучылар да бар. Бу җәнлекнең бакчага, үсемлекләргә зыяны юк, ул кимерүчеләрне күпләп тотуы белән ярдәм дә итә. Әмма керпегә якын килмәсәгез, яхшырак. Кул белән тимәгез, аны өйгә алып кермәгез, ул бик күп чир таратырга мөмкин. Алар арасында иң җитдие - котыру чире. Авыру тешләү генә түгел, энәсенә тырналу аша да йога ала. Инкубация чоры - 12-100 көн. Талпан энцефалиты, боррелиоз, эрлихиоз йоктыру куркынычы бар. Керпе үлән арасында йөри, аңа талпан еш кадала. Лишайны хәтта энәсе белән тырналудан да ияртергә мөмкин. Геморрагик бизгәк тизәк аша йога, җирдә эшләгәннән соң, пычрак кул белән ашарга ярамый. Кулда тырналган урыннар булса, куркыныч тагын да арта. Керпедән эләгә ала торган лептоспироз чире күзгә, бөерләргә зыян сала. Аның тизәге җиргә, суга эләгергә мөмкин. Бакчада перчаткасыз эшләмәгез. 4-14 нче көнне калтырата, баш авырта башлый, күзләр кызарырга мөмкин. Керпе тешләсә, җәрәхәтне антибактериаль сабын яисә кер сабыны белән юарга яки антисептик белән эшкәртергә һәм табибка күренергә кирәк.  

16.10.2024
«ШАЯН ТВ» яңа фильм тәкъдим итә
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ» яңа фильм тәкъдим итә

«ШАЯН ТВ»да премьера! Тамашачыларга «Кызыл крабларның серле күченеше» дип исемләнгән өр-яңа документаль фильм тәкъдим ителә! Раштуа утравы яр буйлары елына бер тапкыр ачык кура җиләге төсенә керә. Кызыл кыслалар миграциясе табигатьнең иң гаҗәеп серенә әйләнде. Раштуа вакытында җир өсте урманнардан океан ярларына күчкән йөз миллионнан артык кызыл кыслалардан торган кура җиләге келәме белән каплана. Ачык суда калу өчен алар үз гомерләрен шушы унике сәгатьлек сәяхәттә куркыныч астына куялар. Әлеге фильмда аларның ничек массакүләм миграцияләнүе, уылдык чәчүләре һәм бу искиткеч җан ияләренең тормышларын дәвам итү өчен кечкенә кыслалар булып яшәгән урыннарына әйләнеп кайтулары тасвирлана. Фильмны һәр шимбә 09:45 һәм 21:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз. Фото: Яндекс

14.10.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск