ШАЯН рецепт: җиләкле коблер
Тәмле ризыклар әзерләүне дәвам итәбез. Бүген сезнең белән җиләкле коблер пешерәбез. Исеменә карасаң, үзенчәлекле ризыкка охшаган. Ләкин әзерләү бик җиңел, бары тик күтәренке кәеф кенә кирәк. Кирәк булачак: · 80 гр. шикәр комы; · 80 гр. ак май; · 150 мл сөт; · 1 ч.к. ванилин; · 200 гр. он; · 5 гр. сода; · 2 йомырка; · шикәр пудрасы; · 800 гр. үзегез яраткан җиләк-җимеш. Шикәр комы белән майны болгатыгыз. Йомыркаларны туглап, майга кушыгыз. Сөт, ванилин һәм сода белән онны да өстәгез. Майланган табага җиләк-җимешләрне тезеп чыгыгыз һәм әзер камырны агызыгыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 35 минут пешерегез.Суытылган коблерны шикәр пудрасы белән бизәгез. Туңдырма белән тагын да тәмлерәк булачак.
03.07.2020