Яңалыклар

Яңгыр астында коры калып буламы?

Яңгыр астында коры калып буламы?

Көн яңгырлы, дип син дә моңсуланып утырасыңмы, дустым? Күңелсезләнмә! Безнең каналда барган иң кызыклы тапшырулар, мавыктыргыч мультфильмнар, һичшиксез, синең кәефне күтәрер. Яңгыр турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез. Укып кара әле, кызык бит?     -  Яңгыр тамчылары үзләренең тизлегенә карап үзгәрә икән. Алар сәгатенә 32 км тизлек белән төшә ала. Әлбәттә, һәр тамчы да алай тиз төшми. Кайберләренеке нибары 3 км/сәг.     -  Яңгыр тамчысын күргәнегез бармы? Аның тормышы болыт эчендә шар рәвешендә башлана, җиргә якынлашканда, гамбургерның яртысына охшаш форма ала икән.     -  «Көчле яңгыр» дигәндә, без коеп яуган яңгырны күз алдына китерәбез. Ә тамчыларның уртача авырлыгы нибары 0,2 грамм. Бу кеше керфегеннән дә җиңелрәк дигән сүз.     -  Уйнап кына булса да, яңгыр тамчыларын кабып караганыгыз бар бит инде?! Аның составында пычрак, зыянлы матдәләр, тузан, бактерияләр, төтен һәм башка химикатлар барлыгын белсәгез, алай эшләмәс идегез!     -  «Яңгыр биюе» турында ишеткәнегез бармы? Индеец кабиләләре яңгыр чакырып, шундый биюләр башкара икән. Безгә бәлки «Яңгыр тукта» биюен башкарыргадыр?!     -  Тамчылар җиргә төшкәч, бик тәмле хуш ис чыгара. Без аны, яратып, «яңгыр исе» дип атыйбыз. Ләкин аның үз атамасы бар! Бу хуш ис «петрикор» дип атала.     -  Яңгыр астында сез коп-коры кала аласыз! Чүлдә! Чынлыкта исә, анда да яңгырлар ява икән. Тамчылар кайнар һава тәэсирендә җиргә төшеп кенә җитми.

15.07.2020
Җил кайдан чыга?

Җил кайдан чыга?

Аны кем белә дисәң, безнең Гөлйөзем әби белә икән. Ул менә нәрсә дип әйтеп сөйли: — Кайдадыр дөньяларның чигендә, Каф тавы дигән тылсымлы таулар артында, Җил иясе дигән бик карт бер әби бар икән. Ул үзе сукыр икән. Җилне шул истерә имеш. Ничек-ничек дисәң, аның дөнья зурлыгы бер мич­кәсе бар, бөтен булган, буласы җилләрне шул мичкәдә ябып саклый икән, ди. Кайчан җил истерергә вакыт җитсә, шул әби мичкәнең бөкесен кирәк кадәр генә ача да, менә китә җил, менә китә! Зур итеп ачса — давыл да буран чыга... Кирәк кадәр истергәч, мичкәнең бөкесен яңадан тыгып куя. Шуннан бөтен дөньяң тып-тын кала. — Алай соң, ул әби үзе шулай бик карт та, сукыр да булгач, бөкесен югалтып куйса?.. — Юк, ул югалтуын югалтмый,— ди Гөлйөзем әби.— Ни өчен дисәң, бөкесен кулыннан бер дә ычкындырмый. Шулай да, син әйт тә мин әйт дигәндәй, күзе күрмәгәч, кайвакыт мичкәнең тишеген тиз генә табып, томалап өлгерә алмый, ди, шул. Менә шуннан китәме атналар буе гел бер яктан җил! Легенда

09.07.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск