Яңалыклар

Дуслар, «Дәвам итегез»!

Дуслар, «Дәвам итегез»!

      «Көмеш кыңгырау» газетасының традицион «Дәвам итәбез» иҗади бәйгесе турында барыгыз да беләме, дуслар? Яңа тамашачыларыбыз, яңа дусларыбыз игътибарына бәйгенең шартларын янә искә төшереп китик әле.       Бәйгедә катнашу өчен, тәкъдим ителгән башламнарны дәвам итеп язып бетерергә кирәк. Ел азагында укучылар язган хикәя, шигырь, әкиятләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алыначак. «Иң шәп хикәя», «Иң шәп әкият», «Иң шәп шигырь» номинацияләре буенча җиңү яулаган эшләр «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булачак.       Дәвам итү өчен башламнар: 1. «Ишәк колагы белән мактана, дип кабатларга ярата бабасы. Яратмый ул мактанчыкларны! Соң кем ярата инде...» 2. «Тычканга үлем, мәчегә көлке» булды әле бу. Һич уйламаганда!». 3.«Бу арада гел маҗараларга юлыгып тора әле Ильяс. Бер көнне уянып китсә, шаккаткыч хәл...» 4. «Мәктәп ул – мәктәп инде, Мәктәптә рәхәт инде!» 5. «Киләчәккә атлап барам әле Ата-баба салган эз буйлап...»        Бәйге 2020 елның 10нчы декабренә кадәр дәвам итәчәк. «Иҗат – гүзәл гамь» дигән Хәсән Туфан. Әлеге гүзәллектән мәхрүм итмәгез үзегезне, дуслар, катнашырга ашыгыгыз. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bygelr/i-shplrne-ktbez

19.09.2020
Ш.Галиев премиясе лауреатлары билгеле!

Ш.Галиев премиясе лауреатлары билгеле!

    16нчы сентябрь көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә 2019 елда «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән авторларга әдәби-иҗтимагый премия тапшырылды.     Тантанада Татарстанның язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучылар һәм шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева, Зимфира Исламова, Сирень Якупова, Флера Мәрданова, Лилия Фәттахова, Рәкит Әбдельмәнов һәм премиянең хәйриячесе Римма Идиятуллина бар иде.        Шәүкәт Галиев исемендәге премия быел беренче тапкыр тапшырылды. Әлеге премиягә 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән автор һәм кызыклы, әдәби яктан камил шигырь, хикәяләре газетада дөнья күргән дүрт укучы бала лаек дип табылды.       Ул лауреатлар - язучы Рәшит Бәшәр,Чаллының 41нче мәктәп укучысы Роза Әмирова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова белән Инсаф Гатауллин һәм Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/il-yaalyklary/challyda-shkt-galiev-isemendge-dbi-itimagyy-premiyane-tapshyr...

17.09.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск