Яңалыклар

Шахмат көне

Шахмат көне

Бүген планетадагы иң данлыклы уеннарның берсе булган – шахмат көне. Әлеге уен турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез сезнең игътибарга. Шахмат атамасы фарсы телендәге «шах» һәм «мат» сүзләреннән килеп чыккан. Күп очракта «патша үлгән» дип тәрҗемә ителсә дә, «патша тозакка эләкте» яки «патша кача алмый» дигән мәгънә күбрәк туры килә. Шахматның ватаны булып, Һиндстан санала (ЯКЫНЧА 1400 ел элек). Шуннан уен хәзер Иран территориясенә килеп керә, аннары Якын Көнчыгыш, Европа һәм Россиядә танылу ала. Вакыты буенча иң озын йөреш бразилияле Франсиско Троиска карый. Аны уйлау өчен ул ике сәгать егерме минут вакытын сарыф иткән. Башта ферзь диагональ буенча бары тик бер шакмакка гына хәрәкәт итә алган, аннары – икегә. Бу хәл патшабикә Изабелла Испанская ферзьне шахмат тактасындагы иң көчле фигура, дип билгеләгәнче шулай дәвам иткән. Иң борынгы шахмат партиясе 900 елга карый. Бу уен багдат елъязмачысы белән аның укучысы арасында була. Иң борынгы шахмат наборы Төньяк Шотландиянең Льюис утравында табыла. Ул безнең эраның XII гасырына карый. Аның үрнәгендә «Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» фильмы өчен тылсымлы шахмат фигуралары ясала. Хәтерне яхшыртуның иң шәп чарасы, дип табиблар шахматны саный. Шулай ук Альцгеймер авыруы белән көрәштә дә киңәш ителә.

20.07.2020
Китап уку зыянлымы?

Китап уку зыянлымы?

Китап уку зыянлымы?    Каникуллар бетәргә санаулы көннәр калды, дип күңелсезләнәсеңме? Юкка борчыласың, мәктәп еллары – кеше тормышындагы иң әһәмиятле, иң кызыклы һәм кадерле вакытлар. Ничек үткәнен сизми дә калырсың! Шуңа күрә аның һәр көнен файдалы итеп уздырырга, яхшы билгеләргә укырга, укытучыларның һәр сүзен игътибар белән тыңларга әзерлән!    Әәә, син җәйге ял вакытына бирелгән әдәби китапларны укымагансыңдыр?! Вакыт бар бит әле! Көнеңнең берничә минутын китап укуга багышла! Сүз дә юк, без хәзер смартфоннар белән аерылмас дуслар! Ләкин китап белән булган дуслык күпкә кыйммәтрәк!    Безнең әти-әниләр телефон, компьютер, социаль челтәрләр зыянлы, дип чаң сукса, XIX-XX гасыр табиблары, укытучылар әти-әниләрне китап уку зыянлы, дип кисәткән. Имеш, күп укысаң, куркыныч төшләр керә, умыртка баганасына зыян килә, ашкайнату системасы дөрес эшләми башлый. Моннан тыш, китап уку нервларның какшавына китерә. Шулай ук әти-әниләр өстәл артында, ятып китап укуга да каршы булган.    Ә без сиңа саф һавада дусларың белән бергәләп китап укырга киңәш итәбез. Рольләргә бүлешеп укысагыз тагын да кызыграк булыр! Бер-берегезгә укыган китапларның кыскача эчтәлеген дә сөйләсәгез, тел байлыгыгыз артыр, сүзлек запасыгыз баер. Ә инде укытучы апагыз укырга кушкан китапларны укысагыз, ул сөенеп кенә калмас, ә “5”ле билгесе дә куяр.

17.07.2020
Яңгыр астында коры калып буламы?

Яңгыр астында коры калып буламы?

Көн яңгырлы, дип син дә моңсуланып утырасыңмы, дустым? Күңелсезләнмә! Безнең каналда барган иң кызыклы тапшырулар, мавыктыргыч мультфильмнар, һичшиксез, синең кәефне күтәрер. Яңгыр турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез. Укып кара әле, кызык бит?     -  Яңгыр тамчылары үзләренең тизлегенә карап үзгәрә икән. Алар сәгатенә 32 км тизлек белән төшә ала. Әлбәттә, һәр тамчы да алай тиз төшми. Кайберләренеке нибары 3 км/сәг.     -  Яңгыр тамчысын күргәнегез бармы? Аның тормышы болыт эчендә шар рәвешендә башлана, җиргә якынлашканда, гамбургерның яртысына охшаш форма ала икән.     -  «Көчле яңгыр» дигәндә, без коеп яуган яңгырны күз алдына китерәбез. Ә тамчыларның уртача авырлыгы нибары 0,2 грамм. Бу кеше керфегеннән дә җиңелрәк дигән сүз.     -  Уйнап кына булса да, яңгыр тамчыларын кабып караганыгыз бар бит инде?! Аның составында пычрак, зыянлы матдәләр, тузан, бактерияләр, төтен һәм башка химикатлар барлыгын белсәгез, алай эшләмәс идегез!     -  «Яңгыр биюе» турында ишеткәнегез бармы? Индеец кабиләләре яңгыр чакырып, шундый биюләр башкара икән. Безгә бәлки «Яңгыр тукта» биюен башкарыргадыр?!     -  Тамчылар җиргә төшкәч, бик тәмле хуш ис чыгара. Без аны, яратып, «яңгыр исе» дип атыйбыз. Ләкин аның үз атамасы бар! Бу хуш ис «петрикор» дип атала.     -  Яңгыр астында сез коп-коры кала аласыз! Чүлдә! Чынлыкта исә, анда да яңгырлар ява икән. Тамчылар кайнар һава тәэсирендә җиргә төшеп кенә җитми.

15.07.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск