Балалар телевидениесе көне!
Бүген илебездә Балалар телевидениесе көнен билгеләп үтәләр!
Өч ел дәвамында беренче татар балалар телеканалы «ШАЯН ТВ» бөтен дөнья татар балаларын сыйфатлы контент белән сөендерә, алар белән аралаша, бер казанда кайный!
Аның максаты да - туган телебез сагында булып, дөньядагы бөтен татар балаларын берләштерү. Бергә булганда, бу максатка ирешү кыен булмас.
Бәйрәм көнендә, хөрмәтле тамашачыларыбыз, сезгә зур рәхмәтләребезне юллыйбыз!