Яңалыклар

Попкорн ашап, яраткан фильмнар карау өчен мөмкинлек

Попкорн ашап, яраткан фильмнар карау өчен мөмкинлек

22 гыйнвар – попкорнның туган көне! Нәкъ менә бүген, попкорн ашап, яраткан фильмнарны карар өчен менә дигән мөмкинлек! * Нәкъ менә 385 ел элек, 1630 елда, кукуруз орлыкларының кайнар температурада шартлап ярылуларын һәм рәвешен үзгәртүен күргәннәр. Бу күренешне пожар вакытында күзәткәннәр дип фаразланыла. Шуннан башлап попкорн җитештерә башлаганнар. * XVI гасыр башында Мексика халкы попкорнны ризык сыйфатында гына түгел, ә чәчләрне бизәү, муенсалар буларак бизәнү өчен дә кулланганнары мәгълүм. Рәсем Яндекстан алынды * Кукуруз бөртекләре җылытканнан гына попкорнга әверелмиләр. Моның өчен аларны 190 градуска кадәр җылытырга кирәк. * Россиядә попкорн 1945 елда барлыкка килә. Аның өчен бөртекләрне АКШтан китергәннәр. Ә попкорн әзерләү өчен аппарат Россиядә 1991 елда гына барлыкка килә. * Нью-Мексико янындагы Бейт Кейв мәгарәсендә попкорнның иң борынгы бөртекләре табылган. Галимнәр фикеренчә, бу бөртекләрнең яше 5000 елдан артык. * Попкорнда В төркеме витаминнары, А, С, калий, магний һәм антиоксидантлар бар.  

22.01.2024
Ни өчен Айваз Садыровның Илсөя Бәдретдинова белән төшерелгән тапшыруы чыкмый калган?

Ни өчен Айваз Садыровның Илсөя Бәдретдинова белән төшерелгән тапшыруы чыкмый калган?

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче «Килде-китте шоу» тапшыруында Айваз Садыров «50 сорау» тапшыруының тозланган чыгарылышы һәм башка өлкәгә кереп китүе хакында сөйләде. - Минем «50 сорау» дигән тапшыруым бар иде. Аның Илсөя Бәдретдинова белән төшерелгән чыгарылышы чыкмыйча калды, «тозланды». Илсөя каршында оят та миңа. Берничә ел элек без аның белән тапшыру төшердек. Кайткач карасам, камераның тавышы язылмаган, тавыш бөтенләй юк. Үзенә шалтыратып әйттем һәм «тагын бер төшерергә вакытың буламы», - дип сорадым. Ул ризалашты һәм без тапшыруны кабат төшердек. Әле ул тапшыру минем һаман ята. Проектлар буенча, иҗат кешесе үзе белән һәрвакытта да конфликтта яши. Кайвакыт ул ниндидер идея белән яна-яна да, янып бетә. Бүгенге көндә мин шундый халәттә. Гадәттә, миңа төнлә уянып китсәм дә, машинада барсам да берәр идея килә. Мин аларның бөтенесен дә телефоныма язып барам. Шулай итеп, телефонда 7 мең тирәсе шундый язу бар. Әмма аларның күп булуы да начар икән, чөнки кайсына тотынырга, кайсын башларга дип уйлыйсың. Бүгенге көндә әзер проектларым бар дип әйтә алмыйм. Мин хәзер икенче юнәлештә казынам. Бу күбрәк белем бирү өлкәсенә карый. Үземне берникадәр татар теле, иҗат, сәхнә буенча белем бирүдә сынап карыйсым килә. Бүгенге көндә миңа шул өлкә кызык. Белемем буенча мин инглиз теле укытучысы да. Шуның буенча моңарчы журналистика бүлегендә дә укыттым. Үзем яңадан укырга кергәнлектән генә, ул хәзергә... Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.        

19.01.2024
Кар бабайның үз символикасы бар

Кар бабайның үз символикасы бар

18 гыйнварда Кар бабай көне билгеләп үтелә! Кар бабай ясау - кышкы һавада иң яхшы уеннарның берсе. Кар бабайны бары тик җепшек яисә юеш кардан гына ясарга мөмкин. Андый кардан ул бик яхшы ябыштырыла. Кар бабайның барлык детальләренең дә үз символикасы булуы кызыклы. Мәсәлән, аның борыны булып торучы кишер - уңыш билгесе. Башында урнашкан чиләк - муллыкны символлаштыра. Персонажның кулындагы себерке - явыз көчләрне һәм чакырылмаган кунакларны куу өчен корал сыйфатында билгеләнә. Рәсем Яндекстан алынды Бүген исә кышны кар бабайдан башка күз алдына да китерү кыен. Алар открыткаларны бизиләр, мультфильмнарның үзәк персонажлары, Яңа ел чыршыларының һәм тамашаларының төп геройлары булып торалар. Кар бабай - кыш һәм Яңа ел бәйрәменең иң популяр символларының берсенә әйләнде. Кар бабай көнендә бу кышкы бәйрәм персонажын, һичшиксез, ясарга һәм матур итеп бизәргә кирәк!  

18.01.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск