Сәламәт булыйм дисәң, су эч
22 март - Бөтендөнья су көне. Су - яшәү нигезе. Сәламәт булу өчен тәүлегенә кимендә 2 литр су эчәргә кирәк. * Суның 1500гә якын төрдәге формасы бар – кар суы, туфрак суы, яңгыр суы һ.б. * Галимнәр билгеләвенчә, 2035 елга дөньяда эчәр суга кытлык кичерүчеләр саны 3,5 миллиард кешегә җитәргә мөмкин. * Кеше су эчмичә 5 көннән дә артык яши алмый. * Кеше елына уртача 60 тонна су куллана. * Кайнар су салкынына караганда тизрәк туңа. * Әлеге вакытта планетада яшәүче бер миллиардка якын кеше чиста су эчүдән мәхрүм. * Барлык йогышлы авыруларның 80 проценты чамасы кешегә су аша күчә. * Яңа туган сабый организмы 80 процент судан торса, картайган кешедә ул 50 проценттан артмый. * Җир мантиясендә, аның өслегендәге белән чагыштырганда, су запасы дистәләрчә тапкыр күбрәк. * Ел саен уртача бер триллион тонна су парга әйләнә. Ул унике нольле сан белән билгеләнә. * Планетадагы суның 46 проценты Тын океанда тупланган. Атлантик океанда аның - 23, Һинд океанында - 20, Төньяк боз океанында 4 проценты. * ЮНЕСКО бәяләмәсе буенча, дөньядагы иң саф су Финляндиядә.
22.03.2024