Яңалыклар

Җирне көчле магнит давылы каплаячак

Җирне көчле магнит давылы каплаячак

Бүген планетабызга яңа көчле магнит давылы килә. Җирне 4 баллга кадәр көчле георадарлар каплаячак. Ул кояштагы шартлаулар аркасында барлыкка килә. Начар геомагнит шартлары берничә көн дәвам итәчәк. Кояшта соңгы көчле ялкынлану 8 февраль көнне көндез М3.49 күрсәткечендә теркәлгән. Мондый дәрәҗә магнит давылларының көчен 5 баллга кадәр арттыра. Төн уртасыннан иртәнге 9га кадәр давылның көче минималь булып калачак. Ул 2 балл белән билгеләнә. Иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр, шулай ук 18 сәгатьтән төн уртасына кадәр геоударлар һөҗүме 3 баллга кадәр артачак. Көндезге сәгать 12дән - 18 сәгатькә кадәр геомагнит чуалышларының иң югары ноктасы көтелә, ул 4 баллга җитәчәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, күбрәк ял итү һәм саф һавада йөрергә һәм стресстан сакланырга киңәш ителә. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!        

09.02.2024
Ни өчен кышкы саф һавада йөрү бик файдалы?

Ни өчен кышкы саф һавада йөрү бик файдалы?

Саф һавада йөрү - сәламәтлекне ныгыту өчен иң мөһим чараларның берсе. Ул организмны чыныктыра, бигрәк тә салкын вакытларда авыруларга чыдамлыкны арттырырга ярдәм итә. Ә кышын урамда йөрү - табигать матурлыгын күзәтү өчен генә түгел, ачык һавада күңел ачу өчен дә менә дигән вакыт! 1. Кышын саф һавада йөрү җәйгә караганда сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Аның сере һава температурасының салкын булуында. Җылы һәм эссе көннәргә караганда, салкында кислород күләме югарырак. 2. Салкын көннәрдә һава тузаннан һәм зарарлы матдәләрдән чистара. 3. Саф һавада йөрү организмның гомуми тонусын күтәрә, йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген арттыра, матдәләр алмашуын яхшырта, кан басымын нормага китерә, иммунитетны арттыра. 4. Баш мие эшчәнлеге яхшыра, яхшы фикерләр туа. 5. Табигатькә соклану начар уйларны оныттыра, нерв системасын тынычландыра, кәефне күтәрә. 6. Парк яки урманда йөргән вакытта, һава күзәнәкләрне кислород белән баета, организмның тулаем эшчәнлеген яхшырта. 7. Күтәренке кәеф яхшы йокыга сәбәп була һәм бөтен организм ял итә. 8. Җәяү даими йөргән кешеләрнең йөрәкләре яхшы эшли. 9. Ак төс – яхшы психолог та.  Ул агрессияне киметергә сәләтле. Салкында бәхет гормоннары бүленеп чыга. Сәламәтлегегез нык булсын дисәгез, саф һавада күбрәк йөрегез!      

08.02.2024
«ШАЯН ТВ»дан кышкы киңәшләр

«ШАЯН ТВ»дан кышкы киңәшләр

* Кышын кешегә С витамины кирәк, ул чи яшелчә һәм җиләк-җимештә, яшел тәмләткечләрдә күп. Пешергәндә аның файдасы кими. * Табиблар раславынча, яшел төс күзгә файдалы, ул нерв системасын тынычландыра. Күзгә көчәнеш килгәндә, яшеллекккә карап торырга кирәк, яшел төс күрү анализаторларын тынычландыра, ял иттерә. * Йорт хайваннары хәтерне яхшырта. Галимнәр йорт хайваны асрарга киңәш итә. * Кышын тозлы кәбестә ашагыз, ул иммунитетны ныгыта. * Австралия галимнәре әйтүенчә, депрессиягә каршы көрәштә спорт дарулардан да нәтиҗәлерәк. * Сарымсак, имбир вируслы сулыш юллары чирләреннән саклый. Табиблар раславынча, алар чирне дәваламый, әмма профилактика максатында файдасы бар. * Тиз ашау симерүгә сәбәпче була ала. Баш миенә тамак тую турында сигнал соң барып җитә. * Бөтнек инфекцияле авырулардан саклый. Еш салкын тидерсәгез, сезонлы авыруларга бирешсәгез, бөтнекле чәй эчәргә кирәк. * Ирландия галимнәре кефирның тынычландыру үзлеген исбатлаган. Андагы триптофан аминокислотасы серотонин (бәхет гормоны) ясый. * Мандарин картаю процессын акрынайта. Анда тирене җыерчыклардан сакларга булыша торган антиоксидантлар бар. * Гранатның согына караганда җимеше файдалырак.      

06.02.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск