Яңалыклар

Февраль җылы булса - яз салкын килә

Февраль җылы булса - яз салкын килә

Кышның соңгы аена да аяк бастык! Язга да күп калмый! Февраль нинди булыр? Гыйнвар шикелле зәмһәрир суыклары белән куркытырмы, әллә күп итеп кар яудырырмы? Әлеге сорауларга җавапларны сынамышлардан эзләп карыйк. * Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр. * Февральдә каен ботагында карлар алка - алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар. * Февраль карга бай, апрель суга бай. * Февраль суык икән - җәй яхшы килә. * Февраль суык һәм коры - август эссе. * Февраль җылы булса - яз салкын килә. * Февральдә бәс күп булса - җәен чык күп төшәр, бал мул булыр. * Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә - яз озакка сузыла. * Февральнең соңгы атнасы суыграк булган саен, март җылырак килә. * Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә. * Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр. * Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар. * Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар. * Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт. * Кар күп ятса, үлән калын булачак. * Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.  

01.02.2024
«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунак

«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунак

Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Геннадий улы Соловьёв бүген «ШАЯН ТВ» каналында кунакта булды. Каналыбызның төп персонажы Шаян һәм балалар мөхтәрәм кунакны күңелле итеп каршы алдылар, зур студиябез буйлап сәяхәткә чакырдылар. Биредә кунагыбызны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев белән берлектә каналның иң яхшы алып баручылары «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге, шәп проектлары, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан таныштырдылар, аралашып алдылар. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуда зур роль башкара, шуңа күрә, кунагыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады. Дубляж студиясендә дә эшнең иң кызган чагына туры килделәр һәм бу мавыктыргыч процессны күзәтә алдылар. Әлеге студиянең җитәкчесе Роза Әдиятуллина кунакларыбызның сорауларына җавап бирде. Искиткеч җылы үтте әлеге очрашу! Дусларыбызның тагын да күбәюе – безне бик сөендерә! Алга таба да мондый күрешүләр күбрәк булса иде!  

01.02.2024
АРТУР МАУЗЕР: «ЛИЯ МИНЕМ ӨЧЕН КЕЧКЕНӘ КЫЗ БУЛЫП ТОЕЛДЫ»

АРТУР МАУЗЕР: «ЛИЯ МИНЕМ ӨЧЕН КЕЧКЕНӘ КЫЗ БУЛЫП ТОЕЛДЫ»

«ШАЯН ТВ» каналында баручы «Калеб» тапшыруында татар эстрадасының иң музыкаль пары Артур Маузер һәм Лия Шамсина үзләренең мөнәсәбәтләре, гаилә кару тарихлары хакында сөйләделәр. - Безнең мөнәсәбәтләр иҗат юлы белән бергә башланды. Лия белән аралаша башлагач, беренче көннән үк «әйдә бергә берәр җыр языйк әле», дигән тәкъдим булды. Җырны бергә яздык. Мин кунакка килеп йөрдем, утырып бергә яза идек. Без Лия белән аңа 14-15 яшьләр булганда ук күптән таныш идек. Миңа ул вакытта 24-25 яшьләр тирәсе иде. Ул вакытта Лия минем өчен бәләкәй кыз булып тоелды. Аңа хәтле безнең әти-әниләр дә аралашкан, әтиләр бергә эшләгән булганнар. Мин Эмиратка күчеп киткәч, без Лия белән аралашмый тордык. Ә кайтканнан соң, ул миңа үзе язды. Ул вакытта мин гаилә корырга әзер идем инде. Шуннан аралашып киттек. Намаз укыганда «Лия белән миңа бергә булырга язганмы?», - дип сорадым. Шунда төшемдә Лия мине төне буе сүгеп чыкты. Бер ай очрашып йөргәннән соң, мин аңа тәкъдим ясадым. Тулырак әңгәмәне сылтама буенча «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

31.01.2024
«ШАЯН ТВ» каналының digital юнәлеше үсеш ала

«ШАЯН ТВ» каналының digital юнәлеше үсеш ала

«ШАЯН ТВ» каналының digital юнәлеше зур үсеш ала! Тамашачылар нәкъ менә бирегә тартыла! Канал социаль челтәрләр өчен аерым контент булдыруга күп көч куя. «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында язылучыларның саны да 20 000гә җитте! Махсус YouTube өчен генә әзерләнүче өр-яңа «Килде-китте Шоу», «Койрыклы җырчылар», «ШАЯН Әлифба», «ШАЯН рәссам» һ.б. проектлар аеруча зур тизлек белән үсеш алды. Соңгы бер ел эчендә видеолар 2 266 216 карау җыйды. Бу үсеп килүче канал өчен бик зур күрсәткеч. Безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт! Иң кызыклы тапшырулар, популяр мультсериаллар, мавыктыргыч уеннар һәм файдалы лайфхакларның барысын да «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында күрергә мөмкин. Әле моның белән генә бетми! «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына яңадан-яңа проектлар әзерли. Бик тиздән аларны социаль челтәрләрдә һәм эфирда күрергә мөмкин булачак!

31.01.2024
Урамнарны кардан чистарту өчен 2 атна вакыт кирәк

Урамнарны кардан чистарту өчен 2 атна вакыт кирәк

Татарстан башкаласында буран нәтиҗәләрен тулысынча бетерү өчен 1-2 атна вакыт кирәк булачак. 17 гыйнвардан «Буран» планы эшли башлаганнан бирле Казан урамнарыннан 430 мең тонна кар чыгарылган, ә кыш буена бу күрсәткеч 950 мең тоннаны тәшкил итә. Бу узган елның бөтен кышкы чорына караганда да күбрәк. Ике атнага якын вакыт эчендә урамнардан бу кышта җыелган барлык кар күләменең 45%ы чыгарылган. Кар чыгаруга 600дән артык техника җәлеп ителгән. Юл техникасы һәм кар эретү пунктлары югары йөкләнеш режимында эшли. Эретү пунктларына тәүлегенә 12 мең тоннадан артык кар кертелә. Бу көннәрдә 51 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелде, бу айлык норманың 110 процентын тәшкил итә. Бүген Казан юл хезмәткәрләре алдына, беренче чиратта, җәмәгать транспорты йөри торган барлык юлларны чистарту бурычы куелган.

30.01.2024
БУ РИЗЫКЛАРНЫ ТӨНГӘ ДӘ АШАРГА ЯРЫЙ

БУ РИЗЫКЛАРНЫ ТӨНГӘ ДӘ АШАРГА ЯРЫЙ

Күпләребез йоклар алдыннан тәм-том эзли башлый. Ләкин кичке 18:00дән соң ашарга ярамый дигән фикер киң таралган. Бүген без сезне төнгә ашарга яраклы берничә зыянсыз ризык белән таныштырырбыз! Чикләвек Чикләвекләр майлар, протеин һәм башка файдалы элементларга бай. Фильмнар караганда, китап укыганда бик яхшы гына булачак. Җиләк-җимеш Кичен барлык җиләк-җимешләрне дә ашарга ярамый. Әлеге исемлектә виноград, груша һәм банан да бар. Алма, абрикос һәм цитруслылар – төнгә ашау өсен менә дигән җиңел ризыклар, чөнки аларда шикәр аз. Фото: Яндекс Сөт ризыклары Сөт ризыклары серотонин һәм мелатонин җитештерү өчен төп компонентлар - триптофанга бай. Бу гормоннар яхшы йоклау өчен җавап бирәләр. Яшелчә Бу категориядән булган күп кенә ризыклар - кичке сәгатьләрдә ачлыкны арыну өчен идеаль кандидатлар, ләкин барысы да түгел. Кыяр, помидор, ташкабак, брокколи, чәчәк кәбестә - ашкайнату системасында яхшы үзләштерелә һәм диетик туклану өчен туры килә. Попкорн Попкорнны барысы да ярата. Төнгә каршы попкорн теләгән очракта, берни дә кушылмаганын сайларга кирәк. Карамельдән баш тартып торырга туры киләчәк. Мондый попкорнда калория бик аз.            

29.01.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск