Яңалыклар

Көзен организмга кирәкле 5 ризык
Кызыклы фактлар

Көзен организмга кирәкле 5 ризык

Табиблар көзен кеше организмына файдалы 5 ризыкны атады: 1. Беренче урынга гранатны куялар. Гранат - С витамины, антиоксидантлар чыганагы. Даими гранат куллану онкологик чирләр, диабет, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләрен кисәтергә булыша. Гранатта клетчатка күп, ул эчәклек эшчәнлеген яхшырта. 2. Икенче урында - кабак. Ул эчәклек эшчәнлеген яхшырта торган азык җепселләренә бай, токсиннарны чыгара, холестеринны җайга сала. Кабакта бета-каротин күп, ул күзләргә, кан тамырларына файдалы. Шулай ук тире, чәч торышын яхшырта. 3. Мүк җиләге С витаминына бай, анда В группасы витаминнары, магний, селен, цинк күп, шуңа күрә ул вируслы чирләрдән саклый, иммун системасын ныгыта. 4. Сырганак - цинк, магнийга бай, анда ашкайнату системасы һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта торган азык җепселләре бар. 5. Сезонлы ризыкларга белгечләр гөмбәне дә керткән. Гөмбәнең эчәклекне пребиотиклар белән тәэмин итүен раслаганнар.

19.11.2024
Кыш бабайга ничә яшь?
Кызыклы фактлар

Кыш бабайга ничә яшь?

Ел саен 18 ноябрь көнне Россиядә Кыш бабайның Туган көнен билгеләп үтәләр! Бу дата очраклы гына сайлап алынмаган. Кайбер фактларга тукталыйк: * Кыш бабайның туган көнен һава торышының суытуына карап ачыклаганнар. Нәкъ менә 18 ноябрь көнне Бөек Устюгта, Кыш бабайның өендә, зәмһәрир салкыннар башлана. * Ә менә бабабызның яше турында бәхәсләр һаман бара. Төгәл яшен әйтеп бирмәсәләр дә, белгечләр ышандыруынча Кыш бабай бик карт инде – аңа 2000 яшьтән артык икән! * Кыш бабайның туган көнен ел саен зурдан кубып үткәрү гадәте бар. Ул көнне аңа котлаулар, матур теләкләр юллыйлар. Тәбрикләргә дөньяның төрле почмагыннан «туганнары» да килә: Америкадан Санта Клаус, Финляндиядән Йоулупукки, Япониядән Одзи-сан һәм башкалар. Әлбәттә, оныгы Кар кызы да бабасын котларга килми калмый. * Бу көнне Бөек Устюгта зур чыршы урнаштыралар, аның тирәли әйлән-бәйлән уеннар оештыралар һәм бәйрәм утларын кабызалар. Шул рәвешле, көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә әзерлек башлана.

18.11.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск