Яңалыклар

ШАЯНнарның кышы нәрсәсе белән истә калган?

ШАЯНнарның кышы нәрсәсе белән истә калган?

Дуслар, ШАЯНнарның кышы нәрсәсе белән истә калганын беләсегез киләме? «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары кышның ничек узуы һәм истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар! Азалия Шәрипова: «Быелгы кыш шундый матур хатирәләргә бай булды! Сеңлем һәм энем белән тау шудык, кар атышып уйнадык, гаиләбез белән авылга кайтып килдек, хоккей карадык. Күңел ачудан тыш, быелгы кыш яңа җиңүләр, уңышлар белән дә истә калды, Аллага шөкер! Кыскасы, бик күңелле һәм файдалы булып узды карлы, матур кышыбыз». Аяз Әгълиуллин: «Бу елгы кыш үзенең зәмһәрир суыклары, карлары-бураннары белән истә калыр. Минем күптәннән мондый кар көртләре күргәнем юк иде. Дуслар белән рәхәтләнеп окоп казып уйнадык, кар атыштык, сикердек, тәгәрәштек. «Имәнлек» урманында чаңгы шудым, «Черек күл»дә тимераякта йөрдем. Балалар бакчасына Кыш Бабай булып килүем үзе бер истәлекле мизгел. Гаҗәеп матур кыш булды бу». Зәйнәп Хөснуллина: «Кышым бик продуктив узды. Имтиханнар, «ШАЯН ТВ» каналында съемкалар, репетицияләр белән сизелми дә узып китте ул. Бу кышкы сихри атмосфера кәефне бик күтәреп торды. Кышның иң истә калган вакыйгасы – ул ШАЯН матч». Кәрим Галиев: «Минем кышым бик кызыклы узды, чөнки быел ул безне күпкырлы булуы белән сөендерде! Минемчә, кыш - концертлар, чыгышлар һәм яңа мөмкинлекләр сезоны. Чыннан да, бу кыш миңа яңа мөмкинлекләр бирде. Ак Барс «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә ШАЯН матч үткәрде. Мин дә читтә калмадым, әлеге чарада катнаштым. Быелгы кыш Казанда киләчәк уеннары узуы белән дә аерылып тора! Мин бу уеннарга медиа вәкиле буларак йөрдем, «ШАЯН ТВ» өчен тамашачыларга обзорлар төшердек. Буш вакытларымда исә дусларым белән шугалакта хоккей уйнадык, урманда әтием белән чаңгыда йөрдем».  

29.02.2024
Иң эссе җәй көтелә

Иң эссе җәй көтелә

2024 елның җәе тарихта иң эссе җәй булырга мөмкин, ди белгечләр. Фаразлар буенча, июньнән августка кадәр һаваның уртача температурасы +25, +27 градус тәшкил итәчәк (норма +22). Ә уртача максималь температура 35 градустан да югарырак булырга мөмкин. Бу нормадан 5 градуска күбрәк. Моннан тыш, синоптиклар кисәткәнчә, җәйге чорда һава массаларының хәрәкәте киң җылылык циклоннары барлыкка килүгә ярдәм итәчәк, бу үз чиратында югары дымлылыкка китерәчәк һәм көчле яңгырлар, яшен һәм давыллар ихтималлыгын арттырачак. Метеорологлар аңлатуынча, 2024 елның җәендә рекордлы югары температура фоны Эль-Ниньо кебек табигый күренеш нәтиҗәсе булачак. Эль-Ниньо яки Көньяк осцилляция - Тын океанның экваториаль өлешендә су температурасының үзгәрүе, бу климатка тәэсир итә ала. Бу күренеш бөтен планетада эсселек һәм корылык кебек җитди һава торышы аномалияләрен китереп чыгара. Шул ук вакытта Эль-Ниньо чоры 8 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин, әмма галимнәр аның күпме дәвам итүен һәм көчен әлегә  төгәл әйтә алмый.

27.02.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск