Яңалыклар

Санта-Клаус үзенең туган көнен билгели
Кызыклы фактлар

Санта-Клаус үзенең туган көнен билгели

Бүген, 6 декабрь көнне Санта-Клаус үзенең туган көнен бәйрәм итә! Санта бабайга ничә яшь тулуы, ни өчен аның һәрвакыт кызыл киемдә йөрүе һәм башкалар турында танышыйк! * Кем ул Санта? Сантаның прототибы рус халкының изге Николае булган һәм ул бөтенләй дә Төньяк полюста яшәмәгән. Ә Санта-Клаусның туган урыны Төркия территориясендә урнашкан Анатолия ярымутравы санала. * Аңа ничә яшь? Санта-Клаус 1809 елда барлыкка килә. Кайчандыр ул балаларга бүләкләрне 6 декабрьдә өләшсә, үзгәртеп кору елларында әлеге көн 24 нче декабрьгә үзгәрә. * Каян барлыкка килгән? Америкада Санта турында 1650 елларда Яңа Амстердам җирлегенә (хәзерге Нью-Йорк) нигез салган голландлылар ярдәмендә беләләр. Нәкъ менә голландиялеләр анда үз традицияләрен алып киләләр, ә менә инглиз пуританнары, киресенчә, Раштуаны озак вакыт танымаганнар. Голландиядә изге Николайның исеме Синтерклаас дип атыйлар. Әйтелештәге кыенлыклар аркасында Синтерклаас Санта-Клауска әйләнә. * Ни өчен Санта-Клаус һәрвакыт кызыл киемнән? Санта-Клаус һәрвакыт кызылдан йөрмәгән. Башта ул күзгә ташланмый торган коңгырт толып кигән һәм ничектер игътибарсыз кала торган булган. Тора-бара ул төсләрен яшелгә, алтынга һәм зәңгәр төсләргә алыштырган. Кафтан һәм кызыл төстәге шапканы Сантага Кока Кола компаниясе бүләк иткән, ул аның образын кыш көне эчемлек сатуны арттыру өчен кулланган һәм Сантаның костюмын үзенең фирмасы төсенә буяган. * Санта-Клаус кайда яши? Сантаның яшәү урыны – Лапландия. Фото: Яндекс

06.12.2024
Иртәгә башланачак ретроградлы Марс нәрсәсе белән куркыныч?
Популяр яңалыклар

Иртәгә башланачак ретроградлы Марс нәрсәсе белән куркыныч?

Быел безне ел ахырында тагын бер сизелерлек астрологик күренеш - ретроградлы Марс көтә. Бу чор әлеге күренешнең ретроградлы Меркурийга туры килүе белән катлаулы. Ә бу исә киеренке ситуацияләрне кискенләштерергә һәм хәтта гаилә конфликтларына китерергә мөмкин. Марсның ретроградлылыгы 6 декабрьдә башлана һәм 2025 елның 24 февралендә тәмамланачак. Ул 26 ноябрьдә башланып, 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк ретроградлы Меркурий чоры белән өлешчә туры килә. Бу ике ретроградлы чорның тәңгәл килүе эчке киеренкелекне көчәйтә. Кешеләр үзләрен тынычсыз һәм ышанычсыз хис итәргә мөмкин. Бу чорда импульсив чишелешләрне һәм бәхәсле хәлләрне булдырмау мөһим, игътибарны эчке халәткә юнәлтергә кирәк. Үз гамәлләреңне анализлау һәм эшләгән эшләрне яңадан күздән кичерү белән шөгыльләнергә кирәк. Теләсә нинди эшне намус белән башкару мөһим, югыйсә барысын да яңадан эшләргә туры киләчәк. Белгечләр ретроград чорында күбрәк укырга, үпкәләтүчеләрне гафу итәргә, үз акылыңны тыңларга һәм авыр хәлләргә бирешмәскә киңәш итә, чөнки Марс – конфликтлар һәм агрессияне үз итә. Фото: Яндекс

05.12.2024
Кыш бабай үзеннән ешрак нинди бүләкләр сорауларын сөйләде
Популяр яңалыклар

Кыш бабай үзеннән ешрак нинди бүләкләр сорауларын сөйләде

4 декабрь – Кыш бабайдан бүләк сорау көне билгеләп үтелә. Кыш бабайдан балалар күбрәк телефон, планшет, ноутбук һәм конструктор сорый икән. Курчак һәм йомшак уенчыкларга да шат булачаклар. Кыш бабайга килгән хатлар шуны күрсәткән. Ә менә олыларның теләкләре башка төрлерәк. Әти-әниләр әкияти бабайның торак шартларын яхшыртуын һәм кредитларны түләп бетерүен өмет итә. Йорт җиһазлары, яңа мебель, сәяхәт һәм автомобиль турында хыялланучылар да шактый. Кыш бабайдан сатып алып булмый торган кыйммәтләр – сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм тынычлык сораучылар да күп. Быел Кыш бабай почтасына 233 796 якын хат килгән инде, шуларның 2024е чит илдән. Ә сез Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез? Нәкъ менә бүген хат язар өчен шәп мөмкинлек бар! Фото: Яндекс

04.12.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск