Яңалыклар

Узма, көн, үтми тор!
Кызыклы фактлар

Узма, көн, үтми тор!

Белә идегезме, дуслар, бүген бәйрәм бит! Аны гамәлгә ашыруны итальяннар уйлап тапкан һәм ул 2007 елдан башлап билгеләнә. Нинди бәйрәм, дисезме? Шәп бәйрәм – Ашыкмау көне! Ул тормышның һәр мизгеле белән ашыкмыйча соклана белү, һәр көннең кадерен белеп яшәү максаты белән оештырылган. * Әлеге бәйрәмне уйлап табучы итальян халкы актив, хәрәкәтчән һәм хисле халык буларак билгеле. Нәкъ менә алар тормышның һәр мизгелен тоеп һәм аннан тәм табып яшәүне пропагандалау өчен 2007 елда беренче тапкыр ашыкмаучанлык көне үткәрәләр. * Күп кешенең көне эштә яисә укуда утырып үтә. Ә бу кешенең физик һәм эчке дөньясы өчен бик үк файдалы түгел. Бу көнне игълан итүчеләр 14 кагыйдә уйлап тапканнар. * Шулар арасында иртә белән иртәрәк тору дигәне дә бар. Бу иртәнге ашка вакыт калсын өчен, барасы җиргә ашыкмыйча гына барыр өчен, яки берәр матур китап укырга, музыка тыңларга вакыт калсын өчен кирәк. * Итальяннар бу көнне кызыклы гына чаралар да уздыра. Мәсәлән, “Әкрен марафон”. Бу 300 метр араны тукталмыйча 87 минутта үтү дигән сүз. * Ә Миланда бу көнне артык ашыгучыларга штраф сугалар. Әлбәттә символик рәвештә. * Шулай ук бу көнне бүтән вакытта өлгермәгән эшләрне башкару гадәткә кергән – концерт-музейларга бару, беркая да ашыкмыйча гына чәй эчеп әңгәмә корып утыру. * Бу кызыклы бәйрәмне Лондон, Париж, Нью-Йорк кебек башка зур шәһәрләр дә кабул иткән. Чөнки аның мәгънәсе бик гади һәм дөрес – тормыш ул кичә яки иртәгә түгел, ә нәкъ менә бүген, һәм бүген яшәп калырга кирәк. Чыннан да, безгә барысын да тиз эшләргә, аз вакыт эчендә күп өлгерергә кирәк, шулаймы? Ләкин кайчакта булса да туктап, тирә-якка күз сала белергә дә кирәк. Әйдәгез, бүген шулай итәбез! Тирә-юньгә күз салып, кыш белән хозурланып алыгыз, соңгы көннәре бит!  

26.02.2026
Дөнья буйлап...
Кызыклы фактлар

Дөнья буйлап...

Тавык календаре Бөекбританиядә тавыклар өчен махсус календарь чыгарылган. Анда 100дән артык кош арасыннан сайлап алынган иң матур 12 әтәч сурәтләнгән. Кошчылык фермасы хезмәткәрләре әйтүенчә, тавыклар, үзләренә матур әтәч карап торса (хәтта фотосурәттән генә булса да), күбрәк йомырка сала икән. Балык тавышы комачаулый Англия һәм АКШның кайбер төбәкләрендә халык кич саен кабатлана торган бертөрле тавыштан зарлана. Ул кичке сәгать 8ләрдә ишетелә башлый һәм төн буе дәвам итә, йокларга комачаулый. Галимнәр әлеге тавышның серен ачыклаганнар. Аны гөберле бака сыман балыклар чыгара икән. Бу тавыш ишетелгән шәһәрләр елга дельтасында урнашкан. Әлеге балыклар бер сәгать буе туктамый шаулый ала. Алар бу тавышны ике махсус мускулы һәм йөзү куыгы ярдәмендә чыгара. Үзен чукраклатмас өчен, шушы тавышка сизгерлеген киметү сәләтенә дә ия икән. Маймыл-официантлар Токиодагы «Каябуки» ресторанында Ят-чан һәм Фуку-чан кушаматлы ике маймыл официант булып эшли. Алар кунакларга кул сөртергә сөлге бирә, поднос белән эчемлекләр тарата. Кунакларны җәлеп итәр өчен, маймылларга парик һәм кием киертәләр.    

25.02.2026
Кошларга ярдәм итик!
Кызыклы фактлар

Кошларга ярдәм итик!

Безнең якларда 300дән артык төрле кош исәпләнә. Аларның 30дан артыгы кышларга кала. Салкыннар башлануга, кошлар кеше ярдәменә мохтаҗ. Кышка кергәндә кошларның күбесе һәлак була. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып, чыркылдашып, кешеләрнең ярдәменә өметләнә. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Ашлык чүпләүче кошлар, салкыннар башлангач, ничек тә түзәләр. Ә менә песнәк кебек бөҗәк белән тукланучы кошларга, җир өсте кар беләп каплангач, ризык табу бик кыен. Берничә көн ашамаган кош салкында үләргә дә мөмкин. Кайберләре исә агулы ризык ашап һәлак була. Шуңа да, дуслар, канатлы дусларыбызны онытмыйк, кышка керү белән аларга җимлекләр ясап элик. Кошларны кыздырылмаган көнбагыш, май кисәкләре, төрле ярмалар белән сыйларга була. Без кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тиешбез, чөнки, бер яктан, кошларны ашату изге һәм файдалы гамәл булса, икенче яктан, аларга ярдәм итә алуыбыз үзебезне үк сөендерәчәк!  

24.02.2026
Полиглотлар турында 5 кызыклы факт
Кызыклы фактлар

Полиглотлар турында 5 кызыклы факт

Полиглот — берничә телне белүче кеше. Аларның бу гаҗәеп сәләте һәм телләргә мәхәббәте һәркемне сокландыра. Бүген без сезгә полиглотлар турында биш кызыклы факт тәкъдим итәбез! Полиглотлар күп телләрне өйрәнәләр Полиглотлар, гадәттә, 5-10 телне беләләр, әмма кайберәүләр 20 яки аннан да күбрәк телдә сөйләшә ала. Мәсәлән, полиглот Виталий Мельников 90 артык тел белгән! Бу, әлбәттә, аның зур тырышлыгы. Полиглотлар телләрне өйрәнү өчен төрле методлар кулланалар. Кайберләре китаплар укый, башкалары исә фильмнар карый яки музыка тыңлый. Шулай ук, сөйләшү практикасы үткәрү — полиглотларның иң яраткан ысулларының берсе. Алар телне өйрәнү процессын күңелле һәм кызыклы итәргә тырышалар. Күпчелек полиглотлар яхшы хәтер белән горурланалар. Әмма бу тумыштан гына килгән сәләт түгел! Алар хәтерне үстерү өчен махсус методикалар кулланалар, мәсәлән, ассоциацияләр булдырып, визуаль образлар ярдәмендә мәгълүматны истә калдыралар. Полиглотлар телләр арасында бәйләнеш таба беләләр. Мәсәлән, испан һәм итальян телләре бер-берсенә охшаш, шуңа күрә бер телне өйрәнгәндә икенчесен дә өйрәнү җиңелрәк була. Полиглотлар бу бәйләнешләрне файдаланып, яңа телләрне тизрәк үзләштерәләр. Тел өйрәнү — бу гади сүзләр һәм грамматика гына түгел, ә мәдәниятне аңлау да. Полиглотлар төрле илләрнең гореф-гадәтләре һәм тарихы белән танышып, аларның мәдәни байлыгын үзләштерәләр. Бу аларга дөньяны киңрәк күрергә һәм башка кешеләр белән яхшырак аралашырга ярдәм итә. Полиглот булу — бу зур осталык һәм тырышлык таләп итә. Телләрне өйрәнү барышында без яңа дөньяларга юл алабыз, төрле мәдәниятләр белән танышабыз һәм дусларыбыз саны арта. Әгәр сез дә полиглот булырга телисез икән, телне өйрәнә башлагыз! Тел өйрәнү – кызыклы һәм файдалы процесс!

20.02.2026
Беренче булып нинди кошлар кайта
Кызыклы фактлар

Беренче булып нинди кошлар кайта

Яз аена кадәр 10 көн калып бара! Кышкы салкыннар артта кала, һәм җирдә яңа тормыш башлана. Язның тәүге көннәре белән бергә, безнең якларга беренче булып кайта торган кошлар да күренә. Аларның кайтуы — табигатьнең яңаруын, яшәешнең дәвам итүен символлаштыра. Кошлар кышка киткәндә, алар җылы якларга — Африка, Азиянең көньяк өлешләренә, яки Европа илләренә юл тота. Кыш узгач, язның беренче җылы көннәре белән бергә, алар кире кайта. Бу процесс һәр елны кабатлана, һәм кошларның кайтуы безгә табигатьнең циклы турында сөйли. Язын беренче булып туган якларына сиртмәкойрыклар кайта. Алар кар эри башлагач барлыкка килә. Төрле төбәкләрдә бу чор февраль ахырыннан мартка кадәр үзгәрә. Сиртмәкойрыклардан соң каргалар килә. Алар шулай ук кырларда кар эреп беткәч кайта. Алардан соң үз туган җирләренә сыерчыклар һәм тургайлар кайта башлый. Апрель уртасыннан алып ахырына кадәр оялау урыннарына казлар, акчарлаклар, торналар, уткойрыклар һәм чебенче кайта. Ә Май аенда ерак сәяхәтләрдән карлыгачлар, шәүлегәнннәр һәм керәшәләр кайта. Кошларның кайтуы – табигать өчен мөһим вакыйга. Аларның активлыгы экосистемадагы балансны саклый, чөнки кошлар күп төрле үсемлекләрне һәм башка кечкенә хайваннарны тотып, табигатьтә тәртип урнаштыра. Кошларның кайтуын көткәндә, без аларга ярдәм дә итә алабыз. Кошларга азык бирү өчен махсус бакчалар ясарга, алар өчен оялар куярга мөмкин. Шулай ук, табигатьне саклау һәм экологик баланска игътибар итү — һәр кешенең бурычы. Беренче булып кайта торган кошлар — язның матурлыгын һәм табигатьнең яңаруын аңлата. Алар безгә шатлык һәм өмет бирә. Киләчәк язгы көннәрдә кошларны күзәтеп, аларның матурлыгын һәм җырларын тыңлап, табигатьнең соклангыч дөньясына чумарга онытмагыз!

19.02.2026
Главная Программа Видео Шортс Поиск