Яңалыклар

Төньяк боланының иң яраткан ризыгы - гөмбә
Кызыклы фактлар

Төньяк боланының иң яраткан ризыгы - гөмбә

Төньяк боланы тундрада яши. Евразиядә алар күпләп Россиядә генә калган. Ерак Себернең кырыс табигать шартлары боланны азыкка талымсыз булырга өйрәткән. * Боланга елның күп вакытын азыкны кар астыннан табарга туры килә. Кайчак азык эзләп, көненә 20-30 км юл уза. * Алар мүк, кош йомыркалары, вак кимерүчеләр белән дә тукланалар. Көзен гөмбә ашап, май запасы туплыйлар. * Боланнарны туңудан тире астындагы 6-8 см калынлыктагы май катламы саклый. * Болан сөте сыерныкыннан биш тапкыр майлырак, шуңа күрә болан баласы тиз үсә. * Төньяк боланы – ультрамиләүшә спектрда күрә торган бердәнбер имезүче хайван. Боланнарның башка төрләрендә мондый үзенчәлек юк. * Боланның тоягы ел фасылына карап үзгәрә. Җәен анда йомшак мендәрчек үсә, бозда таеп егылмасын өчен, кышка ул юкка чыга. * Болан мөгезен һәр ел саен алыштыра. Анда кальций һәм башка файдалы элементлар күп, мөгез җирдә озак ятмый, кимерүчеләргә, бөҗәкләргә азык була. * Боланның уртача гомер озынлыгы – 30 ел. * Болан күз төсен үзгәртә торган бердәнбер хайван. * Карда әлеге имезүчеләр тояклары тирәсендә үскән каты чәчләре аркасында эз калдырмыйлар диярлек. Ә киң тояклары аларга карга батмаска ярдәм итә. * Әлеге боланнар искиткеч яхшы йөзәләр, алар бозлы Төньяк елгаларын да тыныч кына кичә алалар. * Боланнар даими рәвештә зур көтүләр булып яшиләр, ә миграция вакытында гигант көтүләргә кушылалар. Бу көтүләрне узу өчен берничә сәгать вертолет белән барырга кирәк булыр иде.      

04.02.2026
Февраль җылы булса - яз салкын килә
Кызыклы фактлар

Февраль җылы булса - яз салкын килә

Кышның соңгы аена да аяк бастык! Язга да күп калмый! Февраль нинди булыр? Гыйнвар шикелле зәмһәрир суыклары белән куркытырмы, әллә күп итеп кар яудырырмы? Әлеге сорауларга җавапларны сынамышлардан эзләп карыйк. * Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр. * Февральдә каен ботагында карлар алка - алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар. * Февраль карга бай, апрель суга бай. * Февраль суык икән - җәй яхшы килә. * Февраль суык һәм коры - август эссе. * Февраль җылы булса - яз салкын килә. * Февральдә бәс күп булса - җәен чык күп төшәр, бал мул булыр. * Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә - яз озакка сузыла. * Февральнең соңгы атнасы суыграк булган саен, март җылырак килә. * Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә. * Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр. * Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар. * Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар. * Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт. * Кар күп ятса, үлән калын булачак. * Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.  

01.02.2026
Главная Программа Видео Шортс Поиск