Яңалыклар

Көзге депрессиядән котылу өчен берничә лайфхак

Көзге депрессиядән котылу өчен берничә лайфхак

Салкын җилле, моңсу озын октябрь дә узып бара. Аяк астындагы яфракларның кәефсез кыштырдавын тыңлап, сулган чәчәкләргә карап, көне буе укып, эшләп, көзге хандрага кереп китүең дә ихтимал. Көзге депрессиядән котылып буламы? Әлбәттә, була. Түбәндәге киңәшләр аларны булдырмау өчен ярдәм итәр. * Махсус диета. Әмма шуны истә тотыгыз, үзегезне ашаудан тыймагыз, бу бары тик организмга стресс китерәчәк. Ашау рационын җайга салыгыз. Менюга серотонинны барлыкка китерә торган ашамлыкларны кертегез: банан, хөрмә, цитрус җиләк-җимешләр, аксымга бай ризыклар. Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар да ашасагыз ярый. * Йоклау режимын көйләгез. Көндез дә 30-60 минут йоклап алырга тырышыгыз. * Спорт. Мөмкин кадәр актив булырга кирәк. Гимнастика, йога, бассейнга бару файдага булачак. * Саф һавада булу да бик мөһим. Кояшлы көннәрдә өйдә ятмагыз, паркларга йөреп кайтыгыз. * Негатив уйлардан, начар яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырышыгыз. Сезнең кәефегез – бары сезнең кулда. Үзегезне кулга алыгыз, артык борчылмагыз. Үзегезне яратыгыз, күбрәк елмаегыз! Фото: Яндекс

29.10.2024
«Сәйлән» телевизион музыкаль фестиваленең финал этабын төшерделәр

«Сәйлән» телевизион музыкаль фестиваленең финал этабын төшерделәр

«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион җыр проекты үз эшен дәвам итә. Кичә аның финал чыгарылышлары төшерелде. Кабат сынаулар, зур сәхнә, «йолдызлы» жюридан кабатланмас киңәшләр һәм күп сюрпризлар! Бу атнада балаларны Татарстанның халык артистлары Винера Ганиева, Айдар Галимов, Эльмира Калимуллина, Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов, популяр җырчылар Илвина һәм Илгиз Шәйхразиев бәяләде. Сезоннар ярышының иң кызган чагы! Финалда 8 катнашучы «Сәйлән» сынын алу өчен көч сынаша! Быелгы сезонның иң зур яңалыгы – Гран-при! Финалистларның берсе әлеге исемгә лаек булачак! Җиңүчеләр арасыннан җиңүчене сайлап алу җиңел булмаячак! Грандиоз вокаль шоуның алтынчы сезонының премьерасын һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында карарга мөмкин!

28.10.2024
«ШАЯН ТВ» «ТЭФИ-KIDS» 2024 премиясендә җиңүче

«ШАЯН ТВ» «ТЭФИ-KIDS» 2024 премиясендә җиңүче

Бүген Мәскәүнең «ET CETERA» бинасында «ТЭФИ-KIDS» 2024 телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды! «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналы бу дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулады һәм лауреат исеменә лаек булды! «ТЭФИ-KIDS» 2019 елда Россия телевидениесе академиясе тарафыннан гамәлгә куелды һәм балалар контенты өлкәсендә эшләүче иң оста профессионалларны бүләкли. Әлеге проект төбәк һәм федераль балалар телевидениесен мәдәни яктан үстерә, балалар телеканаллары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен арттыра һәм белгечләргә тәҗрибә алмашырга ярдәм итә. Быел исә «ТЭФИ-KIDS» 2024 балалар киносы һәм телевидениесе өлкәсендәге Россия милли премиясендә катнашуга 215 эш җибәрелгән. Алты ел уздырылган премия тарихында бу рекордлы күренеш. «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы Ислам Хәбибуллин «Иң яхшы балалар өчен тапшырулар алып баручы» номинациясендә көч сынашты һәм лауреат булды! Әйтерә кирәк, бәйге кысаларында көндәшлек көчле булды! «ШАЯН ТВ» Мәскәүнең «Россия К» һәм «СОЛНЦЕ» телеканаллары белән көч сынашты. Шуңа да карамастан, максатына иреште! Бөтен дөньяга танылган, тәҗрибәле, каналлар арасында җиңү яулау - зур дәрәҗә! Чиксез горурланабыз һәм зурдан-зур уңышлар телибез!

28.10.2024
«Ахырзаман балыгы»н тотканнар

«Ахырзаман балыгы»н тотканнар

Австралиянең төньягында балыкчылар «ахырзаман балыгы» тотканнар. Сельдь короле дип исемләнгән әлеге балыкны бу территориядә беренче тапкыр күрүләре. Сельдь короле - Дөнья океанындагы иң сәер төр. Риваятьләр буенча, сельдь королен төрле катаклизм, җир тетрәуләр хәбәрчесе дип саныйлар. 2011 елда Япониядә көчле җир тетрәү, Фукусимадагы коточкыч цунами алдыннан дулкыннар яр буена берничә дистә шушы балыкны чыгарып ташлаган иде. Моны галимнәр дә кире какмый. Җир тетрәү алдыннан тектоник плитәләр селкенү сәбәпле, тирәндә яшәүче гигант балыкның ияләшкән урыныннан кузгалып өскәрәк чыгуы ихтимал. Сельдь королен икенче төрле «ремень-балык» дип тә йөртәләр. Ул 11 метрга кадәр үсә ала, 900 метр тирәнлеккә төшә. Бу балык тропик зоналардагы җылы суларда яши, горизонталь йөзә алмау сәбәпле, ихтиопланктон дип санала. Гәүдәсе бик зур булса да, йөзгәндә башын вертикаль тотарга сәләтле. Сельдь королен ауламыйлар, аннан балыкчылар курка, ялгыш тотылган очракта да ашамыйлар. Фото: Яндекс

25.10.2024
 «ШАЯН ТВ» премьера тәкъдим итә

«ШАЯН ТВ» премьера тәкъдим итә

«ШАЯН ТВ» каналында премьера! «Спорт Тоша» мультсериалы иртәгәдән эфир киңлекләренә чыга! «Спорт Тоша» - күңелле спорт энциклопедиясе! Энциклопедияне балалар һәм аларның әти-әниләре өчен аҗдаһа Тоша һәм арыслан баласы Лёва ача. Алар белән бергә спортның төрле төрләре турында белергә һәм хәтта шөгыльләнеп карарга да була. Мөлаем геройларның спорт маҗараларына кушылыгыз! Аждаһа Тоша һәм ана арыслан Лёва чемпионнар булып үсәргә телиләр һәм үзләрен бөтен нәрсәдә сынап карыйлар. Сабыр йөрәкле аҗдаһа Тоша һәм үҗәтлеккә ия Лёва - менә дигән команда! Ә төп кагыйдәләрне һәм спорт серләрен алар яңа дусларыннан: футбол тубы, теннис ракеталары, йөгерү кроссовкалары һәм башка җанлы спорт предметларыннан өйрәнәләр. Хәзер алар спортның зур һәм гаҗәеп дөнья булуын, анда һәркем үз көчен сынап карый алуын, ә дуслыкның исә бу эштә җиңәргә ярдәм итүен яхшы аңлыйлар. Беренче җиңүләргә һәм рухландыра торган ачышларга каршы барырга чакырабыз! Премьераны эш көннәрендә 08:10 һәм 16:10 сәгатьләрдә карагыз. Фото: Яндекс

24.10.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск