Канал яңалыклары 18.03.2026

"ШАЯН ТВ" Алабугада кунакта!

«ШАЯН ТВ» телеканалы командасы Алабуга шәһәрендәге 1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге һәм «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы укучылары белән очрашты.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Очрашу бик җылы һәм дусларча атмосферада узды: укучыларга каналның яңа проектлары һәм планнары турында сөйләделәр. Шулай ук чара барышында «ШАЯН ТВ»ның яңартылган сайты тәкъдим ителде, хәзер анда тапшырулар карарга, яңалыклар белән танышырга һәм канал яңартуларын күзәтеп барырга мөмкин.

Укучылар өчен интерактив программа әзерләнде. Балалар уеннарда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм төрле биремнәр үтәделәр, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр.

Очрашу бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте: укучылар кунаклар белән аралаштылар, сораулар бирделәр һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар мәктәп укучыларына «ШАЯН ТВ»ны якынрак белергә һәм яраткан тапшыруларының ничек барлыкка килүен аңларга ярдәм итә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск