Кызыклы фактлар 06.03.2026

8 мартка бүләк идеяләре: акчаң бик күп булмаса да

8 март якынлаша. Һәм ел саен бер үк сорау туа: әнигә, апага, әбигә сеңелгә яки дуска нәрсә бүләк итәргә?

Ләкин, сер түгел, мәктәп укучыларында гадәттә акча күп булмый. Шуңа күрә, кайберәүләргә  гүзәл затларга зур һәм кыйммәт бүләк ясап булмаса, бәйрәм хисе югалыр кебек тоела.
Чынлыкта алай түгел. Иң күңелле бүләкләр еш кына кыйммәтле түгел, ә йөрәктән эшләнгән була.

Шундый очракларга, без сезгә акча күп тәлап итмәгән бүләк идеяләрен җыйдык:

Үз кулың белән ясалган открытка

Бу иң гади, ләкин бик ягымлы бүләк.
Открытканы үзең, мәсәлән, коллаж форматында ясый аласың: рәсем ясап, матур сүзләр язып, хәтта шаян стикерлар да өстәп бүләк итәргә мөмкин.
Иң мөһиме – ихласлык.

Яраткан җырлардан плейлист

Бүләк бирәсе кешеңә туры килә торган кечкенә плейлист ясап кара. Анда өстәргә була:

– аның яраткан җырлары
– язгы җырлар
– кәеф күтәрә торган треклар

Аннары инде аны җылы сүзләр белән җибәрергә була.

Кечкенә сюрприз

Кайчак хәтта бик кечкенә сюрприз да кәефне күтәрә ала. Мәсәлән:

– шоколад
– кечкенә брелок
– стикерлар
– кечкенә йомшак уенчык

Болар зур бүләк түгел, ләкин игътибар билгесе буларак бик күңелле.

Ярдәм дә бүләк була ала

Бу гади яңгырый, ләкин кайчак бу иң яхшы бүләк.
Мәсәлән:

– өйдә җыештырырга ярдәм итәргә
– иртәнге аш әзерләргә
– чәй яки какао ясарга
– өй эшләренең бер өлешен үз өстеңә алырга

Мондый игътибар еш кына теләсә нинди бүләктән дә кадерлерәк була.

Җылы сүзләр

Кайчак кешеләргә бары тик матур сүзләр ишетү дә җитә.
Кечкенә хат яки хәбәр язарга була.

Мәсәлән:
«Рәхмәт сиңа барысы өчен дә»
яки
«Син минем өчен бик кадерле кеше».

Чынлыкта бүләк акча белән генә бәйле түгел.
Бүләк – игътибар турында.

Кечкенә, ләкин ихлас бүләк тә кешегә бик зур шатлык китерергә мөмкин. Иң мөһиме –  бәйрәмне онытмавыңны һәм якын кешеңне сөендерергә теләвеңне күрсәтү.

Главная Программа Видео Шортс Поиск