Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» матбугат вәкилләре белән очрашты!

«ШАЯН ТВ» матбугат вәкилләре белән очрашты!

Быел 2021 елның февраль аенда “ШАЯН ТВ” каналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын башлап җибәрде.  Шул уңайдан, бүген «ТАТМЕДИА» АҖ бинасында махсус пресс-конференция узды.  Спикерлар буларак «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхметзакир кызы Сәхабетдинова; жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин; балалар жюри әгъзасе, «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы Җәмил Хәбибрахманов һәм беренче сезон җиңүчесе Рәхимә Минвәли кызы Арсланова чакырылды! Очрашу кысаларында әңгәмә беренче бәйге нәтиҗәләре, яңа сезонга багышланган планнар турында барды. Сүз уңаеннан, Рамилә Әхмәтзакировна шагыйрьләрне һәм композиторларны кыюрак булырга һәм бәйгедә катнашырга өндәде.  “«ШАЯН ТВ» кулларына эләккән җыр һичшиксез хит булуга лаек” – дип билгеләп үтте балалар каналы җитәкчесе. Моның өчен оештыручылар бар көчен куя: җиңгән җырларның барысына да сыйфатлы аранжировкалар язылды, башкаручылар сайланды һәм клиплар төшерелде.  Аранжировкаларга килгәндә, Сәгыйт Мулланурович аларны профессиональ яктан бик югары бәяләде.   Матбугат конферециясе кунаклары үзләре дә моңа инанды. «Сәйлән» музыкаль фестивале катнашушысы Шамил Саврилов «Кирәкми миңа телефон» җырын башкарды! Узган ел әлеге җыр җиңүчеләр исемлегендә иде. 

16.02.2021
«Дәвам итәбез» бәйгесе!

«Дәвам итәбез» бәйгесе!

Дуслар, «Көмеш кыңгырау» газетасы традицион «Дәвам итәбез» бәйгесен игълан итә. Бәйгедә катнашу өчен, тәкъдим ителгән башламнарны дәвам итеп, язып бетерергә кирәк. Ел азагында укучылар язган хикәя, шигырь, әкиятләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алыначак. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башламнар арасында әлеге тематикага багышланганнары да булачак. «Иң шәп хикәя», «Иң шәп әкият», «Иң шәп шигырь» номинацияләре буенча җиңү яулаган эшләр «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнарына лаек булачак. Башламнар: 1. «Сүз дә юк: ашыккан ашка пешкән, диючеләр дөрес әйтә. Тик мин менә  «тимерне кызуында сугарга кирәк» дияргә җыенам...» 2. «Дустың булса, Булат кебек булсын ул! Нинди генә хәлдә калса да, югалып калмый ул...» 3. «Әфсен-төфсен, бу хәлләрне ишеткән – онытсын, күргән төш дип кенә белсен...» 4. «Сөяксез тел ни димәс...» 5. «Нинди генә геройлар юк Мин укыган китапта...» 6. «Үз телемдә сөйләшүнең Беләм ич мин тәмнәрен!» 7. «Исәнме» юк, «саумы» юк – Шаккатам бу Гатага!». Бәйгегә эшләрегезне [email protected] почтасына җибәрегез. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bygelr/dvam-itbez-bygesen-achyk-dip-iglan-itbez

09.02.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск