Яңалыклар

Балалар елмаюы көне!

Балалар елмаюы көне!

Кичәге көнебез онытылмаслык мизгелләргә бай булды! «ШАЯН ТВ» студиясе территориясендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды! Чарада Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов,Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Айрат Зарипов, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Генераль директора Илшат Әминов катнашты. Мөхтәрәм кунаклар алып баручы балаларыбыз белән бәйрәм уеннарында катнаштылар, уртак җыр башкардылар, вакытны шәп үткәрделәр! Шул ук мизгелләрдә Казан Кирмәнендә Халыкара балаларны яклау көне хөрмәтенә барлык балалар өчен шәп программа әзерләнгән иде! Күңелле остаханәләр, аниматорлардан күңелле уеннар, каналыбыз геройлары белән фотосессия, аквагрим мәйданчыгы, флешмоб, бүләкләр - боларның барысы да балаларыбызның бәйрәм көнен онытылмаслык итте! Ә балалар елмаюы - безнең өчен төп нәтиҗә!

02.06.2021
Бүләкләү тантанасы!

Бүләкләү тантанасы!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган “Балачак җыры” бәйгесенең 2 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы үтте! Тамашачылар өчен исә тантананы рәсми сайт һәм You tube канал аша туры эфирда карау мөмкинлеге тәкъдим ителде. Бәйге максаты татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт. Быел «Балачак җыры 2021 » бәйгесенә 110 җыр килде. Бу узган елгыдан ике тапкырга күбрәк! Иң яшь катнашучыга 23 яшь булса, иң өлкәненә 90 яшь! Профессиональ композиторлар, танылган шагыйрьләр белән беррәттән бәйгедә үзешчәннәр дә катнашты. Арада төрле һөнәр ияләре бар. Табиблар, укытучылар, фән эшлеклеләре, тәрбиячеләр һәм башкалар. Катнашучыларның географиясе дә киң. Үз иҗат җимешләрен Татарстан гына түгел, Мәскәү, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез дә җибәрде. Жюри ике составта эшләде. Беренче төркемдә профессионаллар, ягъни әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр булса, икенче төркемдә – балалар: музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар. Һәм ниһаять җиңүчеләр исемлеге билгеле. Менә алар: «Дәү әни» җыры Авторлар: Гөлзар Вәлиева, Раилә Гайнуллина «Бал корты» җыры Авторлар: Фәннур Галимов, Сания Әхмәтҗанова «Мин татарча сөйләшәм» җыры Авторлар: Эльвира Сафина, Фирүзә Хафизова-Насыйбуллина «Композитор чыпчыклар» җыры Авторлар: Сәүия Минһаҗева (Фәнис Яруллин), Лидия Әхмәтова «Светофор» җыры Авторлар: Резеда Фәрхетдинова, Эльмира Шәймәрданова-Гыйльфанова Җиңүчеләрне котларга мәртәбәле кунаклар җыелды: 1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе М.Г.Əхмәтов; 2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы А.Р. Зарипов; 3. «Яңа гасыр»телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы И.Ю. Әминев; 4. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре; 5. «Балачак җыры-2021» бәйгесенең җиңүчеләре; Җырның канаты бар дип юкка гына әйтмиләр! Ә канат куярга «ШАЯН ТВ» булыша!!! Балачак җыры һәр күңелдә яңгырасын!!!

01.06.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск