Яңалыклар

«Дәвам итәбез» бәйгесе!

«Дәвам итәбез» бәйгесе!

Дуслар, «Көмеш кыңгырау» газетасы традицион «Дәвам итәбез» бәйгесен игълан итә. Бәйгедә катнашу өчен, тәкъдим ителгән башламнарны дәвам итеп, язып бетерергә кирәк. Ел азагында укучылар язган хикәя, шигырь, әкиятләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алыначак. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башламнар арасында әлеге тематикага багышланганнары да булачак. «Иң шәп хикәя», «Иң шәп әкият», «Иң шәп шигырь» номинацияләре буенча җиңү яулаган эшләр «Көмеш кыңгырау» газетасының дипломнарына лаек булачак. Башламнар: 1. «Сүз дә юк: ашыккан ашка пешкән, диючеләр дөрес әйтә. Тик мин менә  «тимерне кызуында сугарга кирәк» дияргә җыенам...» 2. «Дустың булса, Булат кебек булсын ул! Нинди генә хәлдә калса да, югалып калмый ул...» 3. «Әфсен-төфсен, бу хәлләрне ишеткән – онытсын, күргән төш дип кенә белсен...» 4. «Сөяксез тел ни димәс...» 5. «Нинди генә геройлар юк Мин укыган китапта...» 6. «Үз телемдә сөйләшүнең Беләм ич мин тәмнәрен!» 7. «Исәнме» юк, «саумы» юк – Шаккатам бу Гатага!». Бәйгегә эшләрегезне komesh_k@list.ru почтасына җибәрегез. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bygelr/dvam-itbez-bygesen-achyk-dip-iglan-itbez

09.02.2021
Президент «ШАЯН»нарның хыялын тормышка ашырды!

Президент «ШАЯН»нарның хыялын тормышка ашырды!

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов беренче татар балалар телеканалы эшчәнлегенә тантаналы рәвештә старт бирде. Ә ике елдан соң, Президент өр-яңа студиябезгә кунакка килде. Шушы вакыт эчендә каналыбыз үсте, камилләште, төрле казанышларга һәм җиңүләргә ия булды. Эфирга дистәләгән проект һәм йөзләгән мультсериал чыкты. Әле кайчан гына, камера күргәч, оялып торган балалар - хәзер үз эшләренең осталары һәм каналның хуҗалары! Бу көн «ШАЯН ТВ» телеканалы тарихына зур вакыйга булып кереп калыр. Ниһаять, бөтендөнья татар балаларына ясаган олы бүләге өчен Рөстәм Нургали улына рәхмәт белдерергә, аны үзебезнең уңышлар, яңа проектлар белән таныштырырга җай чыкты. Мөхтәрәм кунагыбызны каналның төп геройлары каршы алды. Студия буенча экскурсияне дә балалар үзләре үткәрде. Тапшырулар ничек әзерләнә? Режиссер, оператор, монтаж ясаучыларның эше нәрсәдән гыйбарәт? Яшь алып баручылар Президентка барысы хакында да бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Каналның контентын баетуга «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе зур өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады. Президент «Маша белән Аю» мультсериалын тавышландыру барышын күзәтте, яшь йолдызчыгыбыз Зәлия белән танышты. Президентның игътибарын аеруча телевизион блогерлар мәктәбе җәлеп итте. Рөстәм Миңнеханов үзе дә социаль челтәрләрдә шактый актив. Аның инстаграмдагы шәхси сәхифәсен 530 меңнән артык кеше күзәтеп бара. Яшь журналистлар өчен иң күңеллесе – Президенттан интервью алу. Аларның Республика башлыгына шактый сораулары җыелган. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов заманча трендлар, гаджетлар, ТикТок социаль челтәре хакында фикерләре белән уртаклашты. Р.Н. Миңнехановка балаларга карата игътибарлы, киң күңелле булганы өчен «ШАЯН ТВ» каналы исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Әлеге очрашу – балаларның зур теләге иде. Республика башлыгы аларның күптәнге хыялын тормышка ашырды.

09.02.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск