Яңалыклар

Чыршы җилле һава торышын яратмый

Чыршы җилле һава торышын яратмый

“Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе”, - дип җырлар чак җитте! Чыршы - Яңа ел символы. Илебездә ул бик киң таралган агач. Алар тайгадагы урманнарда үсә. Чыршыдан утын әзерлиләр, кәгазь ясыйлар. Ә чыршы урманының һавасының сихәтен әйтеп бетергесез! Без сезгә әлеге ылыслы агач турында иң кызыклы фактларны тәкъдим итәбез. * Бүген чыршының якынча 40 төре исәпләнә. * Көз көне чыршы ылысларын коя, ләкин бөтен өлешен дә түгел, ә алтыдан бер өлешен генә. Яз көне аңа яңа ылыслар үсә. * Чыршылар җилле һава торышын яратмыйлар. * Бөтен дөньядагы кәгазьнең төп өлеше нәкъ менә чыршыдан ясала. * Һәр чыршы күркәсендә йөзгә якын орлык бар. * Гади чыршы өч-дүрт йөз ел яшәргә мөмкин. * Чыршы урманнары гаҗәеп рәвештә климатка йогынты ясыйлар. Кыш көне чыршылыкта, башка урыннарга караганда, җылырак, ә җәйге эсседә - салкынрак. * Карт чыршы йөз метр биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин. * Чыршының күркәләре 10 елдан да иртәрәк үсә башламый, әмма 50-60 елдан да соңга калмый. Бу, беренче чиратта, агачның үсү шартларына бәйле. * Чыршы ылысында, бигрәк тә яшь агачныкында, C витамины лимонга караганда күбрәк була. * Тайганың төп өлешен чыршылар тәшкил итә. * Чыршы һаваны бик яхшы чистарта, тузанны бетерә һәм хәтта аллергияле кешеләргә дә уңай йогынтый ясый. * Яңа елда чын чыршы бизәү традициясе Россиядә Петр беренче заманыннан ук калган.

20.12.2023
Марсель Мәхмүтов «Артистлар арасында кем белән эшләү иң авыры?»,  дигән сорауга җавап бирде

Марсель Мәхмүтов «Артистлар арасында кем белән эшләү иң авыры?», дигән сорауга җавап бирде

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче «Килде-китте шоу» тапшыруында танылган шоумен һәм режиссер Марсель Мәхмүтов “Эшләргә авыр булган артист кем?”, дигән сорауга җавап бирде: - Бераз гына үзен тәккәббер тоткан артист белән эшләве авыр. Барыбер ни дисәң дә бит, артист та кеше. Син гади һәм аңлаешлы булырга тиеш. Сөйләшә-сөйләшә, эшли-эшли без ул әйберне урынына утыртабыз. Ләкин беренче күрешкәндә һәм беренче сөйләшкәндә менә бу тәккәбберлек гына эшләргә комачаулый. Кайберәүләргә «әйдә бераз гына гадирәк сөйләшик әле, зинһар өчен», диясе килә. Мин татар эстрадасы өлкәсендә бик күп эшлим. Шуңа күрә, бер генә артистны аерып әйтәсем килми. Кыяфәтенә килсәк, ул озын буйлы, бик тә популяр һәм шуның белән җитеп торыр. Артист белән эшләгәндә, син, иң беренче чиратта, стресска бирешмәүчән һәм бераз гына психолог та булырга тиеш. Чөнки концертны сәхнәгә чыгарырга ике атна кала артист дулкынлана, борчыла. Вакыт азрак калган саен һәр артистта «монда нишлисе иде?», дигән дулкынланулар башлана. Менә шушы әйберләр белән эшли белергә кирәк. Шаярып кына артистларга: «Бәлки тиздән мин үземнең продюсерлык үзәгемдә шундый ярдәм күрсәтә башлармын», - дип, әйтәм. Мәсәлән, концертка бер атна кала шалтыратып сөйләшү, концерт көнендә тынычландыру. Минем дә үз эшемне сыйфатлы итеп башкарып чыгасым килә. Аларның да шулай. Без бары тик бер-беребезгә ярдәм итәргә генә тиешбез. Бу очракта эмоцияләргә бирелмичә, күбрәк аек акыл белән фикер йөртергә кирәк дигән мөрәҗәгатем бар артистларга. Күп артистлар бу әйбергә... Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

19.12.2023
Чәй турында 5 ялган факт

Чәй турында 5 ялган факт

15 декабрь көнне Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы, халкыбызның матур гореф-гадәте ул чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. * Чәй агачының биеклеге 8-9 метрга җитә. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр - апрельдә һәм августта өзәләр. * Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500 гә якын микроэлемент табылган. Чәй - эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта. * Чәй эчемлегендә Р,С,В,РР витаминнары, танин, кофеин, шикәр, аксым һ.б файдалы матдәләр бар. * Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Рәсем Яндекстан алынды Чәй турында 5 ялган факт: 1. Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә. Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә. 2. Кичәге чәйне эчәргә ярамый. Кичәге чәй агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. 3. Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар. Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, пешерсәң болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә. 4. Әгәр куе чәйне күп эчсәң, бәйлелек барлыкка килә. Дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк.  

15.12.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск