Яңалыклар

Казан зоопаркында туган як бозавына БРИКС дип исем биргәннәр
Популяр яңалыклар

Казан зоопаркында туган як бозавына БРИКС дип исем биргәннәр

Күптән түгел Казан зооботаника бакчасында туган якка БРИКС саммиты хөрмәтенә БРИКС дип исем кушканнар. Аклы-каралы бозау 9 августта дөньяга килгән. Аның әти-әнисе исә 14 яшьлек Бати һәм 21 яшьлек Кармэн. Бу хәл зоопарк хезмәткәрләре өчен, чыннан да, шок булган, чөнки бу яшьтә инде як әби булып санала. 9 сентябрьдә зоопаркның битендә бозау өчен иң яхшы исемгә бәйге игълан ителгән иде. Катнашучылар тәкъдим иткән исемнәр арасында - Яшма, Гаврюша, Мультик, Крепыш, Забияка, Трамп исемнәре бар. Бер ай эчендә бозау сизелерлек үскән һәм ныгыган. Хәзер ул үзен бик актив тота: җитез йөгерә һәм абыйсы белән уйнарга ярата. Әнисе бозауның һәр адымын игътибар белән күзәтеп тора: әгәр малай ераккарак качса, Кармэн борчыла башлый, янына килә яки тавыш белән чакыра. Хәзерге вакытта ул әнисенең сөте, үлән, ботаклар һәм кыяклы катнашмалар белән туклана.

24.09.2024
Сөмбелә: көн белән төн тигезләште
Популяр яңалыклар

Сөмбелә: көн белән төн тигезләште

22-23 сентябрь - көзге көн белән төн тигезләшкән вакыт. Елның сихри фасылында, нәкъ менә көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Европалылар өчен бераз моңсу вакыт, чөнки көз-патшабикә хакимлек итәргә тулы хокук ала. Ел фасылы алышынганда көн кыскара, төн озая. Көн озынлыгы нәкъ ярты тәүлек - 12 сәгать булганлыктан, кояш 6да чыга, 18:00 сәгатьтә бата. Мондый очрак ел әйләнәсендә ике тапкыр кабатлана. Сөмбелә - уңыш бәйрәме. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае. Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай «Сөмбелә» дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган: * Сөмбелә туса, су суыныр. * Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал. Борынгы Русиядә элек-электән көн белән төн тигезләшкәндә төрле йолалар башкарганнар, бәйрәм иткәннәр. Келәтләр уңыш белән тулы, өстәлләр яшелчә-җимештән сыгылып торган мизгел дә бит әле бу. Шунлыктан кешеләр шатланып, күңел ачкан. Бай көзге табынны күпереп пешкән икмәк, кәбестә, мүк җиләгеннән пироглар бизәгән. Ә кызыл миләш тәлгәшләрен, чир-чордан, күз тиюдән сакласын дип, тәрәзә төбенә тезгәннәр. Ә менә планетаның көньяк ярымшарында яшәүчеләр бу вакытта язны каршылый икән.      

23.09.2024
Казанның 107 «Ачыш» гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды
Канал яңалыклары

Казанның 107 «Ачыш» гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды

«ШАЯН ТВ» каналы үзенең сәләтле балалары белән берлектә нәни дусларының күңелен яулавын дәвам итә һәм балалар өчен өр-яңа җырлар белән сөендерә! Бүген исә чираттагы «Балачак җыры» концерты Казанның 107 нче «Ачыш» гимназиясендә узды. Гадәттәгечә, тамашачыларыбыз бик җылы итеп каршы алдылар һәм кайнар алкышларга күмделәр. Концертны карарга башкаланың мәктәп-гимназия укучылары җыелды. «Сәйлән» фестивале йолдызлары исә «Балачак җыры» бәйгесенең популяр хитларын башкарып, тамашачыларның күңелен күрделәр. «ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары да балаларны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр. Бер сулышта узды әлеге бәйрәм! Күтәренке кәеф, шаяру-көлүләр белән югары масштабта үтте! Тамашачыларыбыз да канәгать калды! Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

20.09.2024
ИҢ ФАЙДАЛЫ 5 СОК
Кызыклы фактлар

ИҢ ФАЙДАЛЫ 5 СОК

Бакчада уңышның мул чагы. Димәк, яшелчә соклары белән организмны ныгытып алырга менә дигән вакыт. 1. Кишер согы – менә дигән энергия чыганагы. Нерв системасын саклый, күз күремен, ашкайнату процессын һәм тирене яхшырта, организмның инфекцияләргә, вирусларга каршы торучанлыгын арттыра. Эчәр алдыннан бераз каймак өстәсәң, ул ул организмда тизрәк үзләштерелә. 2. Кызыл чөгендер белән кишер согы нерв системасын ныгыта. Әмма кызыл чөгендер согын эчәр алдыннан бераз суыткычта тотарга кирәк. Югыйсә, ул ашказанын ярсытырга сәләтле. 3. Брюссель кәбестәсе, кишер, яшел салат яфраклары, ногыт борчагы сокларын бергә кушып эчсәң, организмга кирәкле матдәләр керүдән тыш, ашказаны асты бизенең эшчәнлеге яхшыра. 4. Помидор согына сельдерей согы кушып ясалган эчемлек исә организмның тонусын арттыра, кәефне күтәрә һәм ашкайнатуны көйли. 5. Кишер, чөгендер, миләш, лимон һәм шуңа бал кушып ясалган сок – организма көч өсти торган чын энергетик.

19.09.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск