Яңалыклар

Төньяк балкышы тагын кабатланырмы?

Төньяк балкышы тагын кабатланырмы?

5 ноябрь кичендә Татарстанның күп кенә районнары күк йөзендә гаҗәеп матур күренеш күзәтте. Төньяк балкышы фотолары белән социаль челтәрләрдә дә бүлештеләр. Күпләрне сокландырган әлеге күренеш җир шары өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Белгечләр моны көчле магнит давылына бәйләп аңлата. Җирнең магнит кырының бозылу дәрәҗәсе соңгы 24 сәгать эчендә G4 дәрәҗәсенә җиткән, бу биш баллы шкала буенча бик көчле дәрәҗәне аңлата, G4 дәрәҗәсе челтәрдәге көчәнешнең тотрыксызлыгына, саклык чараларына һәм энергия системалары участокларына зыян китерергә мөмкин. Экспертлар кисәтүенчә, ноябьдә көчле магнит давыллары булачак әле. Магнит давыллары 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң көчле дулкыннар 9, 13 һәм 14 ноябрьдә булачак. 8 ноябрьдә 4 баллы магнит давылы башланачак, ул 9 ноябрьдә тәмамланачак. 10 ноябрьдә магнит давылының интенсивлыгы 3 балл булачак, һава торышына бәйлеләргә аның тәэсире сизеләчәк.13 һәм 14 ноябрьдә кояш активлыгы янә арта, ә менә 15енә бер баллга кадәр төшәчәк. Метеосизгер кешеләрнең кәефенә, хәленә кояштагы көчле ялкынлану да тәэсир итә. Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Магнит давыллары вакытында йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә киңәш ителә. Бу көннәрдә күбрәк саф һавада йөрергә кирәк.  

08.11.2023
«Сәйлән»! Дүртенче финал!

«Сәйлән»! Дүртенче финал!

«Сәйлән» музыкаль фестиваленең яңа чыгарылышын карарга чакырабыз! Бүген «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында дүртенче финал тапшыруы чыгачак! Соңгы финалны карамый калмагыз! Без сезне гадәти булмаган җырлар дөньясына чакырабыз! Бу юлы нәни йолдызларыбыз «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленә язылган аранжировкалар белән альтернатив җырлар башкарып, көч сынашачаклар! Аларга һәрвакытагыча татар эстрадасының иң шәп артистлары үз бәяләрен бирәчәкләр. Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, танылган җырчылар Илгиз Мөхетдинов һәм Артур Исламов балаларга төпле киңәшләрен биреп, тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар! Кызу булачак! 18:00! YOUTUBE КАНАЛ! РӘХИТ ИТЕГЕЗ!   Шулай ук якшәмбе көнне «ШАЯН ТВ» каналында 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышын карагыз! Ялларны бергә уздырыйк!

03.11.2023
Әдәбият соючеләр, ашыгыгыз!

Әдәбият соючеләр, ашыгыгыз!

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Әдәбият соючеләр, ашыгыгыз! Бүләкләр саллы! Премиаль фонд 1500 000 сум. Быел чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнә. Яңа сезонның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Бирегә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре дә үз эшләрен җибәрә ала. Бәйге берничә яшь категориясе буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, шулай ук иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасыннан читтә калмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

03.11.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск